Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Авырмыйм дисәң, прививка ясат!

Гадәттә кышка керер алдыннан медицина хезмәткәрләре халык грипп белән авырмасын өчен вакцинация ясыйлар. Быел 9340 райондашыбыз шундый прививка алырга тиеш икән. Әлеге мөһим профилактик чараның барышын ачыклау максатыннан район үзәк хастаханәсенең табиб - эпидемиологы Гүзәлия Маликова түбәндәгеләрне сөйләде.


-Районга 9340 кешегә җитәрлек вакцина кайтты, ягъни шушы сандагы райондашлар бушлай прививка ясата ала дигән сүз. Бүгенгә көнгә аларның 60 проценттан артыгына прививка ясалды да инде. Медицина хезмәткәрләре алдына райондагы барлык халыкның ким дигәндә 95 процентына гриппка каршы прививка ясау бурычы куелды. Гриппка каршы прививка ясау вакыты чикләнгән. Ул ноябрь башына кадәр генә дәвам итәчәк. Грипп вирусына аеруча балалар һәм өлкән яшьтәгеләр бирешүчән. Шуны истә тотып, бушлай вакцина, иң беренче чиратта, шушы категорияләргә билгеләнә. Шулай итеп, бушлай прививка ясатуга 6 айдан 18 яшькә кадәрге, бакчага һәм мәктәпкә йөрүче балалар хокуклы. Әлеге исемлеккә районда 2240 бала кергән. Өлкәннәрдән исә бушлай вакцинага хокуклы гражданнар рәтенә мәгариф һәм медицина хезмәткәрләре, 60 яшьтән узган пенсионерлар, транспорт, коммуналь һәм башка төр хезмәт күрсәтүчеләр, ягъни турыдан-туры халык белән эшләүчеләр, һәрдаим кешеләр белән элемтәдә булучылар, шулай ук хроник авырулылар, армиягә чакырылучылар, йөкле хатын-кызлар керә. Бүгенгә мәгариф һәм медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү, транспорт өлкәсендә эшләүчеләрнең күбесе прививка ясатты. Әлеге исемлеккә кермәгән предприятие-оешмалар үз хезмәткәрләренә вакцинаны сатып алалар. Вакцинациянең бәясе 300 сум тора. Авылларда прививканы фельдшерлар ясый. Бу сезонда гриппның иң азган чоры гыйнварның икенче яртысына туры килер дип фаразлана. Ноябрьдә прививка ясатырга өлгермәүчеләр моны соңрак та эшли алалар. Чөнки иммунитет ике атна эчендә барлыкка килә. Шулай да, кайбер әти - әниләр арасында балага вакцинация кирәкме-юкмы икән дип үз-үзенә сорау бирүчеләр дә бар. Иң беренче чиратта, әти-әни шуны онытмасын: һәр бала үзенчәлекле, шунлыктан һәр балага индивидуаль якын килергә кирәк.Әгәр теге яки бу бала белән куркыныч хәл булса, ул аны кабатланмаска да мөмкин. Дөрес, хәзерге заман балаларының сәламәтлеге үткән чорда туган балаларныкы белән чагыштырганда мактанырлык түгел. Шунлыктан прививкалардан баш тартучы әти-әниләрнең саны да көннән-көн арта. Өстәвенә, интернетта да күңелсез очраклар турында еш язалар. Ә тарихка күз салсак, нәкъ менә прививкалар һәм антибиотикларны уйлап табу һәм куллана башлау бик күп куркыныч чирләрдән миллионлаган кешенең гомерен саклап кала. АКДС кебек катлаулы прививкалар алдыннан педиатр, невропатолог белән киңәшләшегез дияр идем. Хәзерге вакцина инактивирланган (вируслары юк ителгән) аларда тере компонентлар юк - кисәкчекләр (антигеннар) генә бар. Вакцина составына H1N1 кертелгән - быел гриппның нәкъ менә шул төре авыруның артуына китерәчәк дип уйлыйлар. Кан, бәвел, иммуноглобулинны тикшерү, иммунограмма ясау зарур, шулай ук әлеге вакцинага аллергия бармы-юкмы - шуны ачыклау мөһим. Әгәр прививкадан соң андый - мондый хәл булган икән, тиз арада табиб- терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгәнебезчә, грипп чире бик йогышлы һәм куркыныч авыру. Прививка ясаткан кешенең грипп чирен йоктырмау шансы зуррак. Вакцинация ясату - кешенең иммунитетын гриппка каршы көрәшергә әзерләп кую була. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә битараф булмыйк, вакытында гриппка каршы прививка ясатырга онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев