Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Әнисен үтерүчене колониягә җибәрделәр

Район суды үзенең чираттагы утырышында Югары Каракитә авылында яшәүче 52 яшьлек Рәшит Мәхмутовның җинаять эшен карады һәм аны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 111 маддәсендәге 4 бүлекчәсе буенча алты елга ирегеннән мәхрүм итеп каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгарды.

Кем соң ул Рәшит Мәхмутов? Үзенә җан өреп дөньяга китергән олы яшьтәге әнисен кыйнап үтерүгә нәрсә этәргән? Ә бит Рәшитнең яхшы якларын гына дәллиләүче нигезләмәләр дә аз түгел. Элек суд һәм хокук саклау органнары тарафыннан җавапка тартылганы булмаган, Әфганстанда хәрби хезмәт срогын узган, сугышчан хәрәкәтләр ветераны, "Батырлык өчен" медале һәм СССРның Югары Советы Президиумы грамотасы белән бүләкләнгән. Гомуми сәламәтлеге буенча өченче төркем инвалид, психик чир белән интегә, психиатрик кабинетта исәптә тора. Өйләнгән булуына да карамастан гаиләсез яши.

Агымдагы елның 12 феврале әлеге йортка коточкыч кара кайгы китерә. Кичке дүртләр тирәсендә бер йортта яшәүче улы Рәшит белән 79 яшьлек мөстәкыйль хәрәкәт итүгә мөмкинлеге дә булмаган түшәктәге әнисе Сания арасында кинәт кенә гауга чыга. Алай гына да түгел, аракы сөременнән акылын югалткан улы әнисен ике җилкәсеннән күтәреп алып диванга ташлый. Шулчак әни кеше башы белән тәрәзә яңагына бәрелә, аннан соң йодрыклар белән кыйный, берничә кат аның башына, күкрәгенә һәм битенә суга. Суд - медицина экспертизасы мәгълүматлары буенча күп төрле җәрәхәтләр, шул исәптән өч кабыргасы сынган Сания Мәхмутова төн уртасында вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев