Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Әни – безгә тормыш биргән кеше

"Әни" диеп язып куйдым Яңа яуган ак карга. Таптамагыз, һич ярамый "Әни" сүзен таптарга! Әнкәй, әни..... Никадәр мәгънә ята бу сүзләрдә! Безнең телебез "әни" сүзе белән ачылган. Әни - безгә тормыш биргән кеше. Төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Әни син. Һәркемгә үз әнисе бик кадерле...

"Әни" диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз, һич ярамый

"Әни" сүзен таптарга!

Әнкәй, әни..... Никадәр мәгънә ята бу сүзләрдә! Безнең телебез "әни" сүзе белән ачылган. Әни - безгә тормыш биргән кеше. Төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Әни син.

Һәркемгә үз әнисе бик кадерле булган кебек, миңа да үз әнием - иң кадерле кеше. Иртән йокыдан безне, өч баласын, үзеңнең ягымлы тавышы белән "кызым", "улым" диеп сөеп уятуын бик яратам. Тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына чакыра. Хәерле юл теләп мәктәпкә озата. Без авырган вакытта да гел янәшебездә була, кайгыртып тора. Үзенең җылы куллары белән мине сыйпап алса да, авыруым бетеп киткәндәй була.

Әнием белән без гел бергә. Аның белән сөйләшергә бик күңелле. Дәресләремне дә без әни белән әзерлибез. Мин һәрвакыт әнинең сүзен тыңларга тырышам.

Әни... Нинди олы сүз! Кеше өчен иң кыйммәтле сүз. Без аларга бары тик шатлык китереп, булышып торырга тиешбез! Безнең, яраткан балаларыңның унышларына сөенеп, озак яшә, бәхетле бул, әнием!

Тәмле ашлар пешерүче,

Матур гөлләр үстерүче,

Йомшак телле, назлы сүзле,

Ул бит минем әнием .

Ходай мәрхәмәтле булсын

Һәрчак сиңа карата.

Белеп яшә: балаларың

Сине бик-бик ярата!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев