Алкоголь продукциясен берәмтекләп сатуга лицензияне озайту күләме 65 000 сум булачак
"РФ Салым кодексының икенче өлешендәге 25.3 бүлегенә үзгәрешләр кертү турында"гы 221 номерлы федераль закон нигезендә 2015 елның 1 январеннан дәүләт пошлинасы түләүнең һәм алкоголь продукциясен берәмтекләп сатуга лицензия алуның яңа күләме билгеләнә.
2015 елның 1 январеннан алкоголь продукциясен берәмтекләп сатуга лицензияне рәсмиләштерүгә дәүләт пошлинасы күләме 3500 сумны тәшкил итәчәк. Ә менә лицензиянең гамәлдә булу срогын бер елга озайту өчен 65000 сум түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев