Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Кичә. Бүген. Иртәгә

"Әкият" балалар бакчасында Тукай бәйрәме узды

2 номерлы Иске Чүпрәле "Әкият" балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган кичә узды.

Кичәдә Габдулла Тукайның шигырьләреннән персонажлар пәйдә булды. Икенче төркем балалары Самина белән Инзилә бик эчтәлекле итеп, "Күбәләк" шигырен сөйләсләр, өлкән төркем балалары Юныс Баһаутдинов белән Камиль Миннебаев "Кызыклы шәкерт"не сәхнәләштерделәр.

Бәйрәмдә "Бишек җыры"н кызлар бик матур итеп башкарды. Уртача төркем балалары Аделина белән Булат "Гали белән Кәҗә" шигырен сөйләделәр.

Бәйрәмебезгә кунак та, райондашыбыз, шагыйрь Азат Вахитов килде. Ул "Тукайга" дигән шигырен укыды. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай