Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

40 килограммлы кабак үстерүче Измайловлар

Иске Чүпрәледә яшәүче Мансур һәм аның хатыны Фирдәүсә Измайловлар үз бакчаларында кырык килога якын авырлыктагы кабак үстергәннәр.

Йорт хуҗасының әйтүенчә, кабак үстерү серләре бик үк катлаулы да түгел икән. Утырткан вакытта бер чиләк чамасы органик ашлама, ягъни черемә салырга һәм вакытында су сибеп торырга гына кирәк. Бишенче яфрагыннан соң сабакны чеметеп алалар. Шулай итсәң, җирнең бар көче яфракка түгел, кабакның үзенә китәчәк, - дип сүзгә кушыла хатыны Фирдәүсә.

- Җәй башларында яңгырлар яуган булса, кабак әле тагын да зуррак үскән булыр иде, яңгыр суы кое суына караганда күпкә файдалырак бит,- диләр алар. Тик шулай булса да бу кабакка әле дөнья рекордына ераграк. Гиннеслар китабына теркәлгән иң зур кабак Америка фермаларының берсендә үстерелгән. Аның авырлыгы 820 килограмм, диаметры 5 метр. Димәк Измайловларга максат куяр өчен биеклекләр бар әле. Хәер, хуҗа моның белән генә туктап калырга ашыкмый. Киләсе елда тагын да зуррак кабак үстерергә вәгъдә итә. Мансур һөнәре буенча эретеп ябыштыручы, 25 елдан артык юл төзү оешмасында эшли, шушы көннәрдә генә аңа 60 яшь тулган. Бу кабакны да ул үзенә юбилей бүләге дип саный. Алар биш елдан бирле кабак үстерү белән чынлап шөгыльләнәләр икән. Моның орлыгын Ульяннан алып кайтканнар. Яңа сорт кабак та Чүпрәле туфрагын үз иткән күрәсең. Киләсе елда да шуны үстерергә булганнар. Быелгы уңыш куандыра, 70 данә төрле зурлыктагы кабак җыеп алганнар. Бакчаларында башка төрле яшелчә, җиләк- җимеш тә бик күп. Тормыш иптәше Фирдәүсә кулинария остасы. -Шушы кадәр кабак белән ни эшләмәкче буласыз?,- дигәч тә, "Хатыным кыш буе бик тәмле мантыйлар, пироглар пешерә, мал- туарга да бирәбез, балалар да бик яратып ашыйлар",- ди Мансур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кабак