Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

29 октябрь-Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне

Инсульт-үлемгә һәм инвалидлыкка китерүче сәбәпләрнең берсе. Аның кайчан барлыкка килүен фаразлавы мөмкин түгел, ә менә аны кисәтү җиңелрәк.

Еш кына авырулар үзләре дә, алар белән бергә яшәүче кешеләр дә үзләренең инсульт кичерүләрен белми калалар. Ә бит кешенең тормышы һәм сәламәтлеге авыругы тиз арада дөрес диагноз куюга һәм беренчел ярдәм күрсәтүгә бәйле.

Нәрсә соң ул инсульт?

Инсульт-ул кан тамырларының тыгылуы ямсә өзелүе нәтиҗәсендә баш миендәге кан әйләнешенең бозылуы. Кан төерчекләре-тромб яисә өзелгән тамырдан аккан кан мигә кан килүне тоткарлый, шуның нәтиҗәсендә хәрәкәт функцияләре, сөйләм һәм хәтер эшчәнлеге бозыла.

Инсультның билгеләре

Инсульт башлангыч чорында билгеләрсез уза. Әмма берничә минуттан ми күзәнәкләре, тукланудан мәхрүм калып үлә башлыйлар һәм инсультның нәтиҗәләре үзен аермачык сиздерә башлый.

Инсультның гадәти билгеләре: йөздә, кулда яисә аякта, гадәттә гәүдәнең бер як өлешендә, кинәттән аерымачык көчсезлек; аң кинәт югала, сөйләм белән проблемалар барлыкка килә, кеше сөйләгәнен аңламый башлый; бер яисә ике күз дә кинәт күрми башлый; атлап йөрү бозыла, баш әйләнә, кеше тигезлекне югалта, чайкала башлый; бернинди сәбәпсез кинәт баш көчле авырта башлый.

Инсультның билгеләрен тиз арада күреп алып, ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасын чакырту мөһим роль уйный. Дәвалау ничек тиз арада башлана, кеше шул кадәр тиз савыга.

Исегездә тотыгыз! Ишемик инсульттан соң артерияләрдәге кан әйләнешен җайга салу һәм баш миендәге күзәнәкләрнең үлүләрен туктату вакыты нибары 6 сәгать. Димәк, медицина ярдәмен сорап ничек тизрәк мөрәҗәгать итәсең, дәвалау шул кадәр нәтиҗәлерәк булачак.

Авыруның үсеш алу факторлары

Инсультны һәр кеше дә кичерә ала. Аневризм яисә травма алу аркасында тромб барлыкка килүне контрольга алу авыр, әлбәттә. Әмма авыруның үсеш алуның күпчелек факторлары нинди тормыш рәвеше алып бару белән бәйле. Артериаль кан басымының югары булуы, холестеринның югары дәрәҗәдә булуы, диабет, тазару һәм артык авырлык, йөрәк-кан тамырлары авырулары, тәмәке тарту, наркотиклар, исерткеч эчемлекләр куллану кебек факторлар авыруның төп сәбәпләре булып торалар.

Инсультны ничек кисәтергә?

Инсультка каршы профилактик, беренче чиратта, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны үз эченә ала. Беренчедән, үзегезнең артериаль кан басымын төгәл белегез һәм контрольдә тотыгыз. Икенчедән, тҗәмәке тартмагыз, тартасыз икән инде, аны тизрәк ташлау ягын карагыз. Тозны азрак кулланыгыз, консервалардан, ярымфабрикатлардан баш тартыгыз. Кандагы холестерин күләмен контрольда тотыгыз. Сәламәт туклануның төп принципларын үтәргә тырышыгыз: яшелчәләргә, җиләк-җимешкә күбрәк өстенлек бирегез, шикәрдән, терлек маеннан баш тартыгыз. Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмагыз. Исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң беренче сәгатьләрдә инсульт барлыкка килү куркынычы берничә тапкыр зуррак. Һәм, әлбәттә инде, спорт белән һәрдаим шөгыльләнегез. Киметелгән физик йөкләмә дә, бу саф һавада яисә велосипедта йөрү дә булырга мөмкин, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шул исәптән инсультның үсеш алуын киметәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев