Ул–әни дә, сеңел-апа да, дәүләт эшлеклесе дә...
Чүпрәле районында 379 күп балалы гаилә гомер кичерә. 18 яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаилә шундый категориягә керә.
Ә менә 18 яшькә кадәрге балаларының саны 5әү һәм аннан да күбрәк булган гаиләләр саны 8әү. Язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларны кочагына сыендырган 22 гаиләдә 39 бала тәрбияләнә.
Статистика мәгълүматлары да, көчле җенес вәкилләренә караганда, хатын-кызның башкара торган хезмәтендә җаваплылыкны күбрәк тоюын, нәтиҗәлерәк эшләвен күрсәтә. Бүгенге көндә район буенча хезмәткә сәләтле 6496 хатын-кыз исәпләнә, алар районның төрле оешма-предприятиеләрендә, учреждениеләрендә эшлиләр. Район мәгариф бүлеге буенча мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, район үзәк хастаханәсендә, район кулланучылар җәмгыятендә хатын-кызларыбызның күпчелеге хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев