Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Укучылар сәнгатьле итеп укыйлар һәм иҗади эзләнәләр

Республикада «Киләчәк»-«Будущее» һәм "2011-2015 елларда Татарстанда Рус теле" белем программаларын тормышка ашыру буенча белем бирү учреждениеләрендә күп кенә чаралар үткәрелеп тора.

Шуларның берсе-1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында "Тере классика" бөтенроссия сәнгатьле итеп укучылар конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.

Әлеге конкурсның мәктәпләрдә үткән этабында барлыгы 142 укучы катнашты. Конкурсның муниципаль этабында исә 28 укучы көч сынашты. Барлык яшь укучылар да конкурска ныклы әзерлек белән килгән иделәр. Һәркайсы үзе сайлаган әсәрне сәнгатьле итеп сөйләргә, эчтәлеген ачып бирүгә иреште. Шуңа да жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгеләве җиңел булмады.

Конкурсның иң сәнгатьле итеп сөйләүчеләре Энҗе Сәлахова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы, укытучысы А.Аюпова), Алсу Асадуллина (Иске Кәкерле урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы, укытучысы Ф.Айзятова), Нияз Камалиев (Зур Чынлы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы, укытучысы З.Фатхуллова), Диана Мердеева (Матак урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы, укытучысы М. Ермолаева).

Җиңүчеләр конкурсның региональ этабында катнашачаклар. Ул 23 апрельдә Яшел Үзән районының 9 номерлы А.С.Пушкин исемендәге лицеенда үтәчәк.

***

Чараларның икенчесе - мәктәп укучыларының XI республика Л.Н. Толстой исемендәге фәнни-практика конференциясе. Конференция, шулай ук, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үткәрелде.

Конференциягә барлыгы 33 тикшерү-эзләү һәм иҗади эшләр тәкъдим ителде. Катнашучылар биш тема буенча чыгыш ясадылар: рус язучылары Казанда, балалар өчен телдән белдерелгән иҗат, Л.Н.Толстойның рухи-әхлакый мирасы, Л.Н.Толстой әсәрләрендә шәхес һәм гасыр образлары, тирә-як мохитне саклау турында рус язучылары.

Чыгышлар һәм жюри игътибарына тәкъдим ителгән эшләрдән чыгып, Регина Мөхетдинова, (1номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы, укытучысы Г.Миннебаева), Зиля Айнуллова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы, укытучысы Э.Мөхетдинова), Лилия Шайдуллова (Кече Чынлы урта мәктәбе укучысы, укытучысы А.Сафиуллова), Дамир Мөдәрисов ( Марс урта мәктәбе укучысы, укытучысы Г. Хайбуллова), Ильсөяр Азизова (Иске Кәкерле урта мәктәбе укучысы, укытучысы Ф. Айзятова), Назиля Аглиуллина (Иске Кәкерле урта мәктәбе укучысы, укытучысы Ф.Айзятова), Николай Захаров (Хорновар-Шигали урта мәктәбе укучысы, укытучысы И.Кузнецова), Юлия Мусаткина (Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе укучысы, укытучысы А. Артемьева), Диана Валеева (2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы, укытучысы Л. Николаева), Айзиля Мистякова (Зур Чынлы урта мәктәбе укучысы, укытучысы З. Фатхуллова) җиңүчеләр дип табылдылар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрнең эшләре конференциянең республика этабына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укучылар сәнгатьле уку рус классиклары