Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ирек Мөшәрәпов яңа “Красотка” кушаматлы атын стартка әзерли

Ирек Мөшәрәпов ат спорты белән балачактан ук шөгыльләнә. Берничә дистә елдан бирле район данын яклап зур ярышларда катнашучы бердән-бер спортчы да әле ул.

Ирекне чираттагы күнегүләр вакытында очраттым. Сабан туй мәйданы янындагы ипподромда үзенең "Красотка" исемле яңа чабышкысы белән тирләп-пешеп күнегү үткәрә иде. Яшь ярымлык тайны җәй көнне Шомыршыда яшәүче Александр Максимовтан сатып алган. Саша үзе дә спортчы икән, күп ярышларда катнашып призлар яулаган. Ә "Красотка"га килгәндә, аның әнисе "Капля" кушаматлы, 2004 елда үткәрелгән Идел буе ярышларында иң җитез чабышкылардан саналган. "Карнавал" кушаматлы әтисе 1995 елда Мәскәү ярышларында кубок откан, Казанда дүрт яшьлек чабышкылар арасында 1600 метрлы дистанциядә рекорд куйган. -Хәзер өйрәнеп киләбез инде, яшь тай да бит бала кебек. Алып кайтканчы җигелеп тә карамаган, кыргый сыман иде, конфет, бал, шикәр ашаттым, хәзер артымнан калмый,-ди Ирек. Сөйләшеп торуыбыз озакка бармады. Алар янә ярышлар үтәсе трасса буйлап җилдерделәр. "Красотка" чыннан да бик өметле күренә, канатлы кош диярсең үзен. Киләсе яз-җәй айларында сабан туйларда, Идел буе ярышларында катнашырга хыяллана Ирек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атлар ярышы