Ялган SMS хәбәрләр
Республикада кәрәзле телефоннарга ялган хәбәрләр белән SMSлар килүе турында әледән-әле белдереп торалар.
Башлыча SMS хәбәрләр я уллары, я оныклары турында кайгылы хәлне ирештерә, я булмаса абонентка нинди дә булса зур приз, мәсәлән, машина отуы турында әйтә. Ни генә булмасын, һәрбер хәбәр нигездә акча суыруга корылган. Алданучылар да юк түгел. Иң аянычлысы, SMS хәбәр җибәрүченең эзенә төшүе бик авыр. Күбесе хәбәрләр чит илләрдән, я булмаса иректән азат ителү урыннарыннан җибәрелә икән. Шуңа да SMS хәбәрне алган очракта башлап хәлне ачыклау кирәк, диләр хокук саклау органы хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев