Яшьләр тик тормый
Райондагы "Аграр яшьләр" хәрәкәте инициатива белән чыкты. Әлеге инициативаның нигезендә район үзәгендә төрле еллар чыгарылыш сыйныфларның истәлеген калдыру тора.
Әлеге проект Иске Чүпрәледә булачак мәдәни-ял итү үзәгендә чыгарылыш сыйныфларның исеме язылган плитәләр кую һәм ул ел укучылары исеменнән куаклар утыртуны күздә тота. Без район үзәгендә күл була дип язып чыккан идек. Ул инде гади ясалма күл генә булып калмыйча, анда фонтаннар куелачак, ял итү урыны барлыкка киләчәк. Ә яшьләр исә, аның тирәсен тагын да матурайту, райондашларга да, кайткан кунакларга да истәлекле ял итү урыны булдыру өчен тырышалар, әнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев