Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Тагын паспорт алышынырга мөмкин

2015 елдан башлап Россиядә кәгазь паспортларны электрон паспортларга алыштыра башларга мөмкиннәр. Электрон паспортка күчеш чоры 10 елга сузылып, бу вакыт эчендә кәгазь паспортлар да, электроннары да гамәлдә булачак. Ә инде 2025 елга илдәге бөтен кеше электрон паспортка ия булырга тиеш.

Бу хакта Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Петербургта узган халыкара форум вакытында әйтте. Никифоров сүзләренчә, электрон паспорт электрон дәүләт хезмәтләрен (ягъни төрле штрафлар, салымнар, ЖКХ хезмәтләре өчен түләү, чит ил паспорты эшләтү, балалар бакчасына чиратка язылу, һ.б.) 1-3 минутка кына калдырачак икән. Без электрон хезмәтләрдән файдаланмыйбыз дип әйтергә ашыкмагыз. Ник дигәндә, Никифоров 2018 елга ил халкының 70 проценты (100 миллионлап кеше) электрон хезмәтләрдән файдалана башларга тиеш дигән максат куйган.

Ә менә моннан берничә ел элек Дмитрий Медведев тәкъдим иткән универсаль электрон документтан баш тартырга булганнар. Чөнки бөтен документларны берләштерә торган мондый карта ясау исәп-хисаплар буенча ил казнасына 150 миллиард сумга төшәчәк һәм үзен акламаячак икән. Баштагы план буенча ул документларны 2014 ел башыннан теләгән кешеләргә бирә башларга, соңрак барлык халыкны шундый ук документларга күчерергә тиешләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт