Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Сатып алган товар яраксызга чыкса, нишләргә?

"Гарантия срогы үтүгә товар яраксызлыкка килсә, ягъни эштән чыкса кая мөрәҗәгать итәргә",-дигән сорау керде редакция почтасына. Әлеге сорауны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлинә Юсуповага юлладык.

- Әгәр дә сез сатып алынган әйберне пөхтә, эксплуатация тәртипләрен бозмыйча кулланган булсагыз, ватылуның сәбәбе завод брагы икәнлегендә шикләнмәсәгез, курыкмыйча дәгъва белдерә аласыз. Гарантия срогы үтүгә карамастан, товарны сатып алганнан соң кимчелекләр 2 ел эчендә ачыкланса, сатып алучы, "Кулланучыларның хокукларын яклау" законының 19 маддәсенең 5 пунктына нигезләнеп, дәгъвә белдерә ала. Бу 2 ел эчендә сатып алучы, гарантия срогы дәверендәге кебек үк, бушлай ремонт, товарны алыштыру, бәясен төшерү яки тулысынча акчасын кире кайтаруны таләп итә ала. Сатучыларга сез теләсә нинди таләпләрегезне куя алган кебек, ясаучыга да - бушлай ремонт, алыштыру, акчаны кире кайтару яки сервис үзәгенә ремонт өчен мөрәҗәгать итә аласыз. Ләкин моның бер үзенчәлеге бар: гарантия срогы үткән булса, сатучы (җитештерүче, сервис үзәге) кимчелекнең сәбәбе җитештерүче ясаган брак икәнен раслауны таләп итәргә мөмкин. Бу очракта экспертизалар үткәрергә кирәк булуы ихтимал. Кулланучы гаебе белән товар яраксызлыкка килгән очракта, аның өчен сатып алучы түли, ә кимчелекнең сәбәбе җитештерүче ясаган брак икәне ачыкланса, кулланучының чыгымнарын кибет (җитештерүче, сервис үзәге) капларга тиеш була.

Кулланучылар базарында килеп чыккан сораулар, проблемалар белән аңа (2-30-81) яки Яшел Үзән территориаль органы куллану базарының үсеше һәм координацияләү бүлегенә 884371-458-78 номерлы телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сатып алган товар турында