Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Республикада “Автобус” оператив-профилактик операциясе игълан ителде

23 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында "Автобус" оператив-профилактик операциясе игълан ителгән иде.

Ул Россия Федерациясе Президентының "Пассажирлар йөртү өчен файдаланыла торган транспорт чараларына тикшерү үткәрү турында"гы күрсәтмәсен үтәү, пассажирлар транспортындагы аварияләрне кисәтү максатыннан уздырылды. "Бу чорда район территориясендә, шәһәрара маршрутларда, шулай ук заказ белән пассажирлар йөртүче автобуслар ныклы контрольгә алынды. Автобусларның, бигрәк тә 10 елдан артык файдаланыла торганнарының техник торышы тикшерелде. Автобус шоферларының юл йөрү, пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклауга зур игътибар бирелде. Мәктәп автобусларын файдалану һәм саклау шартлары да күз уңында булды. Куелган таләпләргә җавап бирмәүче автобус шоферларына һәм җаваплы затларга күрсәтмәләр язылды, ә бер шофер исерек килеш тоткарланды",-ди автоинспекция начальнигы Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Автобус” оперативпрофилактик операциясе