Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Президент янына, Чыршы бәйрәменә

12 еллык тарихы булган әлеге чара быел 26 декабрьдә "Нефтьчеләр" мәдәният сараенда үтәчәк.

Ел саен әлеге бәйрәмдә бары тик "бишле" билгеләренә генә укыган һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңү яулаган, иҗади конкурсларда, фестивальләрдә лауреат исеменә лаек булган балалар, шулай ук, аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрдә, хәрби һәм республиканың эчке эшләр органнарының хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр гаиләләрендә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша. Безнең районнан чыршы бәйрәменә 25 бала барачак.

Бәйрәмгә килүчеләрне әкият дөньясы көтәчәк, бүләкләр тапшырылачак. Моннан тыш, республикадан 109 бала Мәскәүнең Кремль сараена барачак. Аларны да онытылмаслык мизгелләр, экскурсияләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент янына, Чыршы бәйрәменә