Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Өстәлгә бәрәңге “кунакласын” өчен күп тырышлык кирәк

Хөрмәтле редакция! Газетаның җомга саны кушымтасында (6 сентябрь, 2013 ел) бәрәңге хакында язма басылып чыккан иде. Анда "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре соңгы елларда икенче икмәкнең уңышы һәм соңгы елларда аны игү азайганлыгы хакында бәян иткәннәр. Әлеге уңайдан мин дә үземнең фикерләремне әйтәсем килә.

Чыннан да соңгы елларда бәрәңге игү азайды. Саный китсәң, бүген авылларда һәр ике йортның берсендә бәрәңгене күп дигәндә дә ярты бакчадан артык утыртмыйлар. Анысы да өлкән яшьтәгеләр бакчасында, ә яшь буын, гомумән, 10-15 буразна, шуннан артыгы белән җәфа чигүне кирәк дип тә тапмый. Бу культураны икмәскәдер дип, үзем дә күп уйланам, ә яз җитте исә, бакча буш калмасын, дип тагын алдагы елдагыча утыртам.

Бәрәңге игү хезмәте бик авыр. Язгы утырту вакытыннан гына башлыйк. Иң элек трактор эзлисе, сукалатасы, утыртасы.Җәй буе эшлисе, арасын эшкәртәсе, ел саен каһәр төшкән колорадо коңгызы белән көрәшәсе. Көзлеген тагын казытасы, ә аннан сортларга аерасы. Бер сүз белән әйткәндә, бәрңге ел буе кулдан төшми. Ә шушы хезмәтләргә киткән акчаны санасаң... Иң хәерлесе сатып ал да, рәхәтләнеп аша дигән фикергә киләсең.

Иккән уңыштан аз гына чыгымнарны капларга булса да ярар, дип сату турында уйлап карап та булмый. Ник дигәндә, беренчедән, бүген аларны җыючы оешмалар юк, ә каяндыр килеп җыючысы килосына 5 сум биреп мыскыллый. Күпләр әлеге хакка биргәнче, куйган хезмәтен дә җәлләмичә, чересен, дип тә әйтә. Каян булсын ди инде, шулай булгач, бәрәңге уңышы? Кемнең нужа чигәсе килсен, ди?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев