Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

"Өмет" газетасының 25 еллык юбилеенда + фотолар

Узган гасырның туксанынчы елларында Татарстаннан читтә беренче татар газеталары, телевидение һәм радио тапшырулары чыга башлады. Шуларның берсе булып, ут күршебез Ульяновск өлкәсендә нәшер ителүче "Өмет" газетасы тора. Бу көннәрдә әлеге матбугат басмасы 25 еллык юбилеен билгеләп узды.

Татарстаннан читтә татар телендә газета чыгара башлау бер авыр булса, аны эшләтү һәм тиражын саклау икеләтә авыр. Ульяновск өлкәсендә чыгучы "Өмет" газетасы (редакторы Исхак Хәлимов) чит төбәкләрдәгеләр арасында иң өлкәннәренең берсе. Беренче елларда ун мең тираж белән нәшер ителүче басманың да бүгенге тиражы алты мең данә. Ә бит өлкәдә 150 мең татар гомер итә. Әлеге татарлар арасында райондашларыбыз да шактый. Кулыгызга бер тапкыр гына "Өмет" газетасын тотып, укып караган булсагыз, анда һичшиксез Чүпрәле районында туып-үскән фәлән-фәлән кеше дигән җөмләләргә тап булырсыз. Бәйрәм чарасында зал тутырып утыручылар арасында күпчелеге чүпрәлеләр иде.

Башка милләтләр белән бергә яшәгән райондашларыбызның, гомумән татар милләтенең мәдәният, асылын саклап калуда "Өмет" газетасының роле бәһасез. Әлеге хакта каләмдәшләребезне юбилейлары уңаеннан котларга килгән Ульяновск өлкәсенең губернаторы Сергей Морозов та билгеләп үтте.

-Буыннар арасындагы нечкә элемтәне-телне, татар милләтен саклауда сез зур эш башкарасыз. Бүген Россия төбәкләре арасында нәшер ителүче татар газеталары арасында иң зур тиражлы булуы да күп нәрсәләр хакында сөйли,-диде губернатор һәм газета коллективын "Халыклар дуслыгы" медале белән бүләкләде, шулай ук, көндәлек хезмәт өчен компьютер җиһазлары бүләк итте.

"Өмет" газетасы белән "Туган як"лыларны озак еллар дәвам итүче дуслык күпере берләштерә. Әлеге чарада да газетаның баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова анда яшәүче милләттәшләребезгә Чүпрәле сәламнәрен җиткерде. Каләмдәшләребезнең олы хезмәтләрендә иҗат уңышлары теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 25 ел