Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Очрашуга чакыралар

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче чүпрәлелеләр районда яшәүче якташларын 6 апрельдә каланың "Энергетик" мәдәният сараенда узачак очрашуга чакыра. Бу очрашу Чаллыда "Чүпрәле якташлары" оешмасының барлыкка килүенә 15 ел тулуга багышлана һәм ул "Туганлык, дуслык юлы" девизы астында үтәчәк.

Очрашуны оештыручылар әлеге кичәгә Чүпрәледән, Казаннан, Түбән Камадан һ. б. җирләрдән якташларын кунак итеп чакырганнар. Ул кунаклар арасында сәнгать осталары, хезмәт алдынгылары, сугыш һәм хезмәт ветераннары бар.

Чаллы каласында яшәүче якташларыбыз кичәгә килергә теләк белдергән гаиләләрне, туган-тумачаларын, дус-ишләрен, кардәшләрен, шулай ук әлеге оешмага теләктәшлек белдерүче якташларын шатланып каршы алырга әзер булуларын белдерәләр. Бу очрашу күрешеп сөйләшүләрне яңарту өчен бик уңай форсат. Кичә 19.00 сәгатьтә башланачак.

Реклама

Белешмәләр өчен элемтә: 8 (8552) 70-16-50; 8-917-263-86-10.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар