Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Мәктәп һәм студент еллары-иң гүзәл вакыт

Шланга авылы мәдәният йортында студентлар белән очрашу кичәсе үтте.

Мәктәбебезне тәмамлаган, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алуларын дәвам итүче студент кызлар, егетләр туган ояларын сагынып кайткан кошлар кебек очрашуга җыелдылар. Һәр студент үзе белем алган уку йорты белән таныштырды, презентацияләр, видеороликлар күрсәтелде, студент тормышы турында сөйләде. Кичә җыр-биюләр, кызыклы уеннар белән бергә үрелеп барды.

Фикер алышу бик мөһим. Кем булырга, нинди һөнәр сайларга, укырга кая барырга? Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Һәркем үзенә ошаган һөнәрне һәм белгечлекне сайлый. Кеше һәм һөнәр мәнфәгатьләренең үзара ярашуы өчен ниләр эшләргә кирәк соң?

Бу очрашуның төп максаты итеп, яшьләр белән аралашу мөмкинлеге тудыру гына түгел, ә югары класста укучы балаларга азмы-күпме киләчәкләрен күзалларга ярдәм итүне, һөнәр сайлаганда югалып калмас өчен киңәшләр алуны, шулай ук теге яки бу уку йорты, аңа керү шартлары турында мәгълүмат ишетүне куйдык.

Очрашу кичәсенә килгән Шланга урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Альбирт Миннебаев та студентларга hәм чыгарылыш класс укучыларына үзенең изге теләкләрен җиткерде: -Хәзерге студентлар да бит әле кайчан гына 1нче класска укырга кереп, язарга-укырга өйрәнгән булсалар, бүген укуларыгызны Казанда, Ульянда, Буада, Канашта һ.б. җирләрдә дәвам итәсезе, аннан төрле һөнәр ияләре булып чыгарсыз. Без сезне бик сагынабыз, юксынабыз, шул ук вакытта сезнең һәрберегезгә уңышлар теләп калабыз, - диде.

Олы тормыш юлына аяк баскач, нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде икән? Бу кыенлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итте икән? Барлык сорауларга да студентлар үзләренең чыгышларында сөйләделәр. Студент тормышын чагылдырган видео роликлар hәм уку йортлары турында презентацияләр ясап кайткан активист студентлар: Нургизә Айзятова (УлГУ), Розалия Алимова (УлГПУ), Айгел Хисмятовага (ЧМК) зур рәхмәтләремне җиткерәм, укуларында уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студентлар белән очрашу