Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Күргән булсагыз, хәбәр итегез

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча тикшерү бүлегендә 684051 номерлы теркәлгән җинаять эше буенча мәгълүматлар җыю бара.

2013 елның 12 маенда 23 сәгать 05 минутта Иске Чүпрәле-Татар Шатрашаны автоюлында берәү Россия Федерациясенең юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге 10.1 пунктын бозып автомобиле белән идарә итә. Бер сүз белән әйткәндә, транспорт белән идарә итүгә кагылышлы шартларны үтәми, тизлекне сакламый һәм җәяүле Р.Р.Шәрәповны бәрдерә. Нәтиҗәдә, Р.Р.Шәрәпов юл-транспорт һәлакәтеннән алган җәрхәтләрдән урында ук һәлак була. Автомобильне идарә итүче исә һәлакәт булган урыннан кача.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүматларга ия булучыларны Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча тикшерү бүлегенә хәбәр итүләрен сорыйбыз, телефон:2-20-45. Анонимлык гарнтияләнә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл һәлакәте Тикшерү бара