Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Котыру авыруы хакында

Котыру-үзәк нерв системасын зарарлаучы катлаулы, вируслы авыру. Чир, гадәттә, авыру хайваннар (эт, мәче, төлке, бүре, күсе) тешләгәндә аларның вируслы селәгәйләре аша канга күчә. Аннан соң лимфатик төеннәр һәм кан тамырлары аша күчеп, баш миенең нерв күзәнәкләренә килеп җитә һәм аларны зарарлый.

Билгеләре

Авыруның инкубацион чоры 15 көннән алып 55 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Кайбер очракларда исә ярты елга кадәр дә сузыла ала. Авыру өч чорга бүленә. Аның беренчесе-1-3 көн дәвам итә. Бу вакытта тән температурасы 37,2-37,3 градуска кадәр күтәрелә, йокысызлык борчый, начар йоклау. Икенче стадия 4-7 көн дәвам итә. Авыруны яктылык, төрле тавышлар борчый, хәтта мускулларда тартышулар барлыкка китерәләр. Тешләгән урында яра төзәлә башлауга карамастан, авырту сизелә. Авыру кеше агрессивка әйләнә, галлюцинацияләр, курку хисе барлыкка килә. Өченче стадиядә параличлар башлана. Күз мускуллары, аскы очлыклар параличлана. Сулыш юллары параличлану үлемгә китерәчәк. Авыруның гомуми дәвамлылыгы 5-8 көн, еш кына 10-12 көнне тәшкил итәргә мөмкин.

Ничек ачыкларга?

Бу очракта тешләү булганлыгын һәм авыру хайваннарның төкереге яраланган тирегә эләгү-эләкмәвен ачыкларга кирәк. Авыруның төп билгеләренең берсе-судан курку хисе, су күргән очракта йоту мускулларында спазмалар башлану. Аэрофобия билгесе дә авыруга ишарә. Аннан соң төкерекнең авыз кырыеннан бертуктаусыз агып торуы да котыру авыруы билгесе булырга мөмкин.

Профилактика чаралары

Эт яисә төлке тешләгән очракта кешеләр яраны тиз арада кайнап чыккан җылы су белән юарга, аннан соң 70 процентлы спирт яисә йод эремәсе белән эшкәртергә, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм вакцинация ясатырга тиешләр. Прививка тешләгәннән соң 14 көн эчендә ясаткан очракта гына үз нәтиҗәсен бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котыру авыруы