Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иске Чокалы урта мәктәбендә “Яңармасын иске яралар”дип аталган кичә узды

Сугыш ул - бик куркыныч нәрсә, Кан ул, ут ул, үлем, яралар. Күз яшьләре, кайгы, ачлык, Тол аналар, ятим балалар.

Сугыш беткәнгә дә 70ел узып бара, әмма аның дәһшәте-көл булган шәһәр, авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр, әби-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар утлы елларда туган балалар, шуңа күрә сабыр, нык алар.

Иске Чокалы урта мәктәбендә "Яңармасын иске яралар"дип аталган сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары, укытучылары катнашында кичә үткәрелде. Очрашу- кичәне мәктәп директоры Илһам Хәйретдинов үзенең теләкләре белән башлап җибәрде.

-Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти-әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак-бәхетле балачак. Бүгенге кичәбездә без сугыш чоры балалары турында сөйләшербез. Сугыш сүзен ишетүгә, күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул салган дәһшәтле көннәр килеп баса. "Әти" дип әйтергә тилмертте, аларның балачагын, киләчәккә өмет-хыялларын җимерде. Алар бүген дә әти рухы белән яши,-диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Кичәбездә укучыларыбыз: Илнар Шәйхаттаров, Талия Хәлимова, Лиана Гайнетдинова, Дилә Гайнетдинова, Рамилә Хуҗиева, Алия Якупова, Айгөл Миначева, Ләйсән Сабирҗанова, Ләйлә Яруллина, Ләлә Гафурова, Элмира Гафурова, Гөлия Яфизова, Зилә Юсупова, Ландыш Шәйдуллова бик теләп үзләренең моңлы җырларын, бию-шигырьләрен бүләк иттеләр. Ә инде кичәбезне матур көйләргә урап, үз вакытында көен куеп, ди-джиебыз Илнар Асхаров үз эшен чын осталык белән башкарды. "Яңармасын иске яралар"дип исемләнгән презентация дә читтә калмады.

Очрашуыбызда сүз сугыш чоры балаларына да бирелде. Алар үз чиратында үзләренең сабый чакта күргән авырлыклары, сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен татып үскән, җир тырмашып, сабан-сука тартып көн күрүләре турында ачы күз яшьләре аша сөйләделәр. Мәсәлән, Рокия Юсупова үзе иҗат иткән "Вәхшәт" шигырен укыганда һәрберезнең күзеннән яшьләр тәгәрәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бөек Җиңүгә 70 ел