Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иң актив укучылар балл җыя һәм призлар ала

Мәктәп укучылары өчен IT-Чемпион конкурсы дәвам итә.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән җиңүчеләр исемлегендә Марсел Усманов беренче урында, ул 14 балл җыярга өлгергән.

Конкурска 1 мартта старт бирелгән иде. Ул ике номинация буенча үтә. Беренчесе балл системасы белән бәяләнеп "Иң актив мәктәп укучысы" дип атала һәм икенчесе иҗади төрдә үтәчәк.

Соңгысына май аенда старт биреләчәк. Анда катнашу өчен uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү дәүләт порталының эшчәнлеген киңәйтү, күзаллау хакында фикерләр тәкъдим итү сорала. Конкурсны оештыручылар-ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары иң кызыклы тәкъдимнәрне караячаклар. Әлегә укучылар балл җыялар һәм аны кыйммәтле бүләкләргә: iPad планшеты, мәдәни масса-күләм чараларга билетлар, IT-Чемпион конкурсы символикасы төшерелгән сувенир продукцияләре, Универсиада бүләкләренә һәм башкаларга алмаштыра алачаклар. Конкурс хакындагы яңалыклар һәрдаим укучыларның edu.tatar.ru порталында яңартыла. Игътибарлы һәм хәбәрдар булып торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс мәктәпләр тормышыннан ITЧемпион укучылар