Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Ил буйлап “Хәтер ялкыны” атлый

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 68 еллыгын билгеләп үтү кысаларында "Хәтер ялкыны" акциясе старт алды. Акция "Ил балалары" Халыкара хәйрия фонды тарафыннан оештырыла.

Ел саен Бөек Ватан сугышы елларында тыныч ил өчен көрәшеп үзләрен аямаган солдат-ветераннарыбызның сафы сирәгәя бара. Шуңа да әлеге уңайдан фонд ветераннарыбызның батырлыкларын сурәтләгән, я булмаса бүгенге тормышын чагылдырган видеороликлар әзерләү тәкъдиме белән чыкты. Видеороликларның бер өлеше телевизор экраннарыннан да күрсәтеләчәк.

Саный китсәң, ил буенча сугыш ишек какмаган өй юк та ул. Һәр йортта нинди дә булса хәтер-хатирәгә бай фотолар, сугыш еллары хатлары, истәлекләр бар. Болар барысы да илебез тарихын баетуга үз өлешен кертәчәк. "Хәтер ялкыны" акциясе хакында тулырак мәгълүмат http://www.deti-mira.ru сайтында.

Акция кысаларында ярдәмгә мохтаҗ булган ветераннарыбызга хәлдән килгән кадәр матди булышлык күрсәтү дә каралган. Моның өчен "Ил балалары" Халыкара хәйрия фондының исәп-хисап счеты тәкъдим ителә: ИНН 7709432525/КПП 770901001, Р/с 40703810638290101475, К/с 30101810400000000225, БИК 044525225. Адресы: 125057, Россия Мәскәү шәһәре, "Ил балалары" фонды, а/я 47. Түләү кәгазьләрендә "Хәтер ялкыны" дип күрсәтергә онытмагыз. Шулай ук, кәрәзле телефоннардан 2420 номерына БЛАГО, яисә BLAGO сүзе белән SMS хәбәр җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция ветераннар тормышы