Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Иҗатка мәхәббәт белән

Үткән 2011-Г.Тукай елында Иске Ишле мәктәбе төрле чаралардан гөрләп торды.

Уку елы дәвамында Г.Тукайның иҗаты буенча иншалар язылды. Кичәләр, китап уку конференцияләре үткәрелде, шигырьләр конкурсы, рәсемнәр конкурсы игълан ителде. Аеруча "Г.Тукай яши безнең күңелләрдә" дигән исем астындагы китап укучылар конференциясе бик җанлы үтте. Биредә шагыйрьнең иҗаты гына түгел, ә китаплар хакында да шактый мәгълүмат бирелде. Иң мөһиме укучыларда Г.Тукай иҗатына карата хөрмәт, аны олылау хисләре барлыгы ачыкланды һәм аларны тагын да тәрбияләү өстендә эш алып барылды.

Реклама

Гомумән, нинди генә чара булмасын, укучыларда кызыксыну тудыру мөһим. Әлеге өлкәдә шулай ук, декабрь аенда якташыбыз З.Нури иҗаты буенча да күп кенә чаралар үтте. Ә инде кызыксыну бар икән, мәктәптә уй-теләкләрне тормышка ашыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф