Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Һөнәри осталар

Райондагы 90 номерлы һөнәри училище Татарстан Республикасында төзелгән Сәүдә, кунак каршылау индустриясе, сервис һәм хезмәт күрсәтү сферасындагы фән-белем бирү кластеры составына кергәннән соң, әлеге кластер кысаларында үткәрелгән барлык төр чараларда да актив катнашып килә.

Шушы елның 24 апрелендә югарыда телгә алынган кластерның әйдәп баручы ВУЗларыннан берсе - Казан экономика, идарә һәм хокук институты республикадагы югары, махсус урта һәм башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында "повар-кондитер" профессиясе буенча һөнәри осталык конкурсы үткәрде. Анда безнең училищеда укучы булачак пешекчеләр дә катнашты. Конкурста һәр катнашучыга теория һәм практика буенча шактый катлаулы биремнәр тәкъдим ителде. Яшь аш-су осталарына технологик карта һәм схемалар төзергә, ашның энергетик кыйммәтен һәм калориялелеген исәпләп күрсәтергә туры килде. Конкурсның икенче өлешендә исә алар, алдан әзерләнгән продуктлар наборын кулланып, аш пешерергә тиешләр иде. Барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп, 90 номерлы училище укучысы Мария Огурцова конкурста икенче урынны яулауга иреште, ә Әнисә Шиһапованың конкурска әзерлеге сертификат белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге