Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Электрон көндәлек дәүләт порталында

Бүген һәр ата-ана баласының көндәлек мәктәп тормышын карап бару өчен электрон көндәлектән файдалана. Әйтергә кирәк, әлеге яңалык күпләр тарафыннан зур хуплау тапты.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә үткән гомуми ата-аналар җыелышында мәктәп директоры урынбасары Равил Яфизов электрон мәгариф системасы турында тулы аңлатма бирде. Мәктәп сайтында урнаштырылган хәбәрләрне укып бару мөмкинлеге, анда керү-чыгу юлларын өйрәтте. Билгеле булганча, электрон көндәлекне карау өчен һәр ата-ана үз, яисә баласы парольләрен файдалана. Ә менә киләчәктә әлеге уңайдан үзгәрешләр көтелә.

Равил Яфизов 2013 елның 1 январеннан электрон көндәлекне карау мөмкинлеге муниципаль дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша булачагын әйтеп үтте. Димәк, көндәлеккә күз салыйм дисәң, интернетта иң элек муниципаль дәүләт хезмәт күрсәтү порталын ачарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: электрон көндәлек