Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Даринага ярдәм итик!

Үзенең кабатланмас илаһи тавышы, моңлы җырлары белән республиканың зур сәхнәләренә юл ярып килүче Дарина Фәхретдинованы ачы язмыш аяктан бәреп екты.

Мәктәптә укыган елларында алган аяк җәрәхәте шушы кадәр үк аянычлы булыр дип берәү дә уйламагандыр. Бәла-каза агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, дигән бик гыйбрәтле, мәгънәле әйтем бар. Әле генә дөнья җимертеп, исән-имин яшәп торган кеше дә фаҗигагә юлыгырга, кайгы- хәсрәткә тап булырга, сәламәтлеген югалтырга, гомер буе бөртекләп җыйган йорт-җиреннән колак кагарга мөмкин. Кайвакыт кешеләр арасында да "хәзерге дөньяга бер дә ышаныч юк инде" дигән сүзләрне ишеткәләргә туры килә. Мөгаен, монда күпмедер дәрәҗәдә хаклык та бардыр. Тик шуны тулы ышаныч белән әйтә алам, бер генә кеше дә югарыда санап үтелгән бәхетсезлекләрдән хали була алмый. Даринаның да киләчәге бик өметле иде, бөтен тамашачы да аны үз итте, аның җыр-язмаларын бөтен кеше дә ихлас күңелдән яратып тыңлый. Бу урында "иде" сүзен куллану күңелдә ниндидер авыр хисләр дә уята. Чөнки хастаханә караватына бөреккән Даринаның башта бер аягын, аннан соң, быелның июль аенда икенче аягын кисәләр. Чәчәк кебек кыз бер-бер артлы Ходай сынауларын үтә. Хәзер аңа дәвалану курсыннан соң протезлар ясарга кирәк. Даринаның дәү әнисе Венера ханым көн аралаш диярлек Германия табиблары белән элемтәгә чыга, тегеләр исә кызны тулысынча дәвалауны ышандыралар. Тик боларның барысы да зур акчага бәйле. Чүпрәле районының хезмәт коллективлары, мәчет картлары Даринага ярдәм итү йөзеннән махсус ачылган счетка акча күчерделәр, кулдан да бирделәр, ул изге һәм саваплы эш бүген дә тукталмасын иде.

Әле шушы көннәрдә генә Буа шикәр заводы бистәсендәге "Госман" мәчете картлары исеменнән Әдип Садриев 10 мең сум акчаны Венера ханымга тапшырды. Сентябрь урталарында республикабызның бер төркем артистлары, район мәдәният йортында Даринага хәйрия ярдәме күрсәтү максатыннан зур концерт та куячаклар. "Ил төкерсә-күл була",- диләр. Рәхимсез язмыш кочагыннан Даринабызны йолып алуда бердәм булыйк, ярдәм күрсәтик, дуслар, милләттәшләр!

Акча күчерү өчен Ак Барс банктагы элек-трон картаның номеры: 8815 7018 9066

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм кулы