Штраф кәгазьләрен ике ел сакла
Дәүләт автоинспекциясе салган штрафны түләү кәгазьләрен ике ел сакларга киңәш ителә.
Дәүләт автоинспекциясенең административ хокук бозуларны исәпкә алу системасын тәэмин итә торган программа быел 1 апрельѓә кадәр комплекслы яңартыла. "Шул сәбәпле, апрель башына кадәр интернет челтәре, терминал, инфомат ише заманча жиһазлар аша карап тикшергәндә штраф түләнеше турында белешмә берән-сәрән очракларда булмаска да мөмкин",-ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Фәнис Гайниев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев