Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Шлангада "Уңыш бәйрәме" үтте

Бар җиһан төрле төсле матурлыкка чумган, кояш та әле үзенең җылы нурларын кызганмыйча сипкән, бакчаларыбыздан мул итеп уңыш җыеп алынган һәм табигать ниндидер бер сихри тынлыкка чумган вакытта Шланга урта мәктәбенең педагог-оештыручысы 9-11 нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән " Көзге уңыш " бәйрәме үткәрде.

9нчы сыйныфлар "Балан" исеме астында, 10 нчы сыйныфлар-"Яңгыр тамчысы" исеме,-11 нче сыйныф укучылары -"Миләшләр" исеме астында көч сынаштылар, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәм кичәсе көзге уңыштан әзерләнгән өстәлләрне , газеталарны бәяләүдән башланып: җырлар, биюләр, көзге мода күрсәтү ,юмор, көзге уңыштан әзерләнгән салат рецептын тәкъдим итү белән бергә үрелеп барды.

Теләктәшләр дә читтә калмадылар:матур итеп җырлар җырладылар, төрле уеннарга, конкурсларга катнаштылар. 6 сыйныф малайларының "Маруся" җыры тамашачыларның күңелләренә аеруча хуш килде.

Жюри әгъзаларының да эше җиңелдән булмады. Алар уңганнарның да уңганын, осталарның да остасын сайлап алырга тиеш булдылар. Җиде төрле конкурста көч сынашып 1 нче урынны-11нче сыйныфлар, 2 нче урынны -10 нчы сыйныфлар, 3 нче урынны-9 нчы сыйныфлар яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Уңыш бәйрәме"