Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Шланга авылында өмәдә әбиләр

Яз җитү белән йортларда, урамнарда чистарту, җыештыру эшләре башланып китә, һәр җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә.

Республика күләмендә үткәрелүче санитар чистарту икеайлыгының мөһимлеген аңлаган Шланга авыл җирлеге дә бу уңайдан зур эшләр башкара. Авыл зираты бердәм чистартылды, агачлар киселде. Шулай ук авылның һәр урамында өмәләр оештырыла. Аеруча Шланга әбиләре бер дә тик тормыйлар. Бер карыйсың, алар мәдәният йортында репетициядә, икенче карыйсың, бәйрәмдә, өмәдә, әле мәчеткә дә барырга өлгерәләр.

Күптән түгел алар көче белән мәчет тирәсе җыештырылды. Аларга ярдәмгә авылыбызның уңган киленнәре Ләйсән Мостафина, Гөлназ Айсина, Зәмзәмия Мәхмүтова һәм авыл яшьләре килделәр. "Күз ачып йомганчы" агачларның корыган ботакларын кисеп, җирне тырмалап, чүпләрне җыештырып та алдылар. Әлеге эшне оештырып, үзкуллаган Гөлшат Хисамовага, Нурлидә Сагдеевага, Фирүзә Алимовага авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар икеайлык