Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

“Буыннар бәйләнеше” турнирында

Әлеге исем астында үткән турнирны Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе белән спорт комитеты бергә оештырды.

Өлкәннәр ункөнлеге чорында барыбызның да төп игътибары аларга юнәлә. Башка чаралардан аермалы буларак, быелгы шашка-шахмат турниры "Буыннар бәйләнеше" дип аталды. Чөнки анда яше буенча пенсиягә чыккан өлкәннәргә дә,13 яшькә кадәрге балаларга да шашка-шахмат тактасы өстендә үзләренең осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Уеннарда катнашучылар исемлегендә элек елларда район чемпионы булган һәм район данын Казан шәһәренә кадәр барып республика күләмендә яклаган осталар да бар иде. Шахматчы Шамилә Федорова, Юрий Васильев һәм шашкачы Эмиль Абязов белән Данир Шәрәфетдиновның исемнәре күпләргә таныш. Үсеп килүче балалар арасында да талантлы гына шахматчылар күренә башлады. Балалар иҗаты йорты педагогы, мәгариф отличнигы һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Азат Кәримовның әйтүенә караганда, район үзәгендәге мәктәп балалары шахматны бик яраталар икән. Турнирда да алар яхшы нәтиҗә күрсәтеп, призлар яуладылар. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Муса Айзәтов белән Булат Әмирхановның шахмат буенча беренче һәм икенче урыннарга лаек булулары да шуны дәлилли. Шашка уенында Илшат Мәхмүтов, Ильяз Хәнҗәров һәм Илшат Вәлиевка тиңнәр булмады. Кызлар арасында Зур Аксу урта мәктәбеннән килгән Снежана Исаева иң көчле шашкачы дип билгеләнде. Сүз уңаенда, Зур Аксу укучыларының быелгы турнирда аеруча актив булуларын әйтергә кирәк. Команданы җитәкләп килгән укытучылары Ильвина Рафикова үзе дә хатын-кызлар арасында беренчелекне яулады. Өлкәннәр арасындагы шахмат уены аеруча киеренке үтте. Бөтен көндәшләрен отып беренче урынга чыккан Илмас Шиһабетдинов турнирның җиңүчесе булды. Борындыктан килгән Петр Бабаев белән район үзәгендә яшәүче укытучы-ветеран Ханбик Камалов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Реклама

-Мондый турнир киләчәктә дә дәвам итәр. Шашка, шахмат яратучы өлкәннәребез белән балалар очрашуы бик күңелле һәм истәлекле вакыйга. Буыннар чылбыры өзелмәсен,-диде пенсионерлар бүлеге башлыгы Дамир Алимов һәм спорт комитеты начальнигы Фәрит Ахмәтов белән берлектә җиңүчеләргә истәлек бүләкләре, дипломнар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шашкашахмат ярышы

2
X