Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Бәрәңге алыр көн дә булыр

Килә ява, килә ява бер болыт... Соңгы көннәрдә бертоташтан кабатланган яңгырлар әлеге җырны ирексездән күңелдә яңарта. Тик менә җыры гына күңелдән азрак сыкрап чыга шул. Ник дисәң, күпләрнең әле икенче икмәге булган-бәрәңгесе алмаган, кырларда җыеласы культуралар бар, гомумән, көз көне башкарасы эшләргә тоткарлык тудырды бу яңгыр. Күпләрнең идән асларына, бәрәңге...

Килә ява, килә ява бер болыт... Соңгы көннәрдә бертоташтан кабатланган яңгырлар әлеге җырны ирексездән күңелдә яңарта. Тик менә җыры гына күңелдән азрак сыкрап чыга шул. Ник дисәң, күпләрнең әле икенче икмәге булган-бәрәңгесе алмаган, кырларда җыеласы культуралар бар, гомумән, көз көне башкарасы эшләргә тоткарлык тудырды бу яңгыр. Күпләрнең идән асларына, бәрәңге базларына су кергән дигән зарларын да ишетергә туры килә. Шулай да төшенкелеккә бирелмик дуслар, синоптиклар да әнә һава торышының яхшы буласын әйтәләр, ә инде һава торышын өйрәнеп, күзәтеп баручы өлкәннәребез: "Әле матур көннәр булачак", диләр. Бертуктаусыз яуган яңгырларга авыл халкының карашын сораштык.

Әлфия:

-Ходай ярдәменнән ташламас, дибез. Әле безнең авылда бәрәңге алмаучылар күп. Ризыксыз калмабыз. Көз аеның да матур көннәре була, өметтә торабыз.

Римма Фәхретдинова:

-Без бәрәңгеләрне күптән алдык, август аеның ахырында ук. Әмма алмаучыларга карата борчылмагыз, дияр идем. Телевизордан да җылытачак, диделәр. Бер елны да, хәтерләмим инде, бик яңгырлы булды көз башы, ашыгып алган бәрәңгеләребез балчыкка буялып бетте, ә аннан кара көзгә кадәр кояшлы, җылы булган иде.

Рушания Хәнҗәрова:

-Без, өлкәннәр, тиктормас җаннар. Икенче икмәкне август ахырында ук алдык. Уңышы да әйбәт булды. Хәер, һәрнәрсә аз да җитә күп тә бетә. Әле эшлисе эшләр бетмәгән, кышка чаклы бакчаларны җыеп, уңышларны урнаштырга кирәк. Кояшлы булыр, Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламас.

Элек хуҗалыклардагы күмәкләшеп бәрәңге алуның кызыклы вакытларын күпләр хәтерлидер. Мәктәп, студент еллары искә төшкәндә дә, ярыша-ярыша бәрәңгегә йөрүләр күз алдына килә. Соңгы елларда исә әлеге культураны игү азайды.

-Районда икенче икмәк быел 23 гектарда, фермерлар тарафыннан утыртылды, ә менә хуҗалыклар арасында ул шәйморзалыларда, анда бәрәңге җире 2 гектарны тәшкил итә. Әлбәттә, һава торышы бәрәңгене алуда тоткарлыклар тудырды, шулай да көзгә кердек кенә әле, көннәр яхшы торса, барысы да әйбәт булыр-, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының үсемлекчелек буенча консультанты Марат Шәрәпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы