Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Сирачетдиновлар бакчасында 38 кг 500 граммлы кабак үскән

Бу көннәрдә һәммә кеше кояшлы көннәрдән файдаланып, бакчасындагы уңышларын барлау белән мәшгуль. Авыл кешесе тиз арада бәрәңгесен, кабагын, чөгендерен җыеп алу хәстәрен күрә.

Кемнән генә сорасаң да: "Аллага шөкер, уңыш әйбәт быел", дип шатлыгы, шук вакытта уңышларның төрле формада үсүе белән уртаклаша. Әйтик, күпләрнең бакчасында быел бәрәңгеләр зур һәм йөрәк формасын алып үскән икән. Ә менә Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче Гөлшат һәм Амирша Ахтямовлар килодан артык авырлыктагы бәрәңгеләр казыганнар. Ахтямовлар бакчасында моннан тыш быел помидорлар да берәр килолы булып үскән, кабаклары да бик күп булган. Кабаклар дигәннән, Түбән Каракитәдә яшәүче Фәнил Сирачетдинов та хуҗалыкларындагы кабаклары турында белән горурланып сөйли. -Хәтта үзем кадәргеләре дә бар,-ди ул.

Сездән дә, хөрмәтле укучыларыбыз, бакчагыздагы шаккатмалы хәлләр хакында хәбәрләр көтеп калабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X