Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Бәйрәм иттек көн буе

30 август көнне иртәнге сәгатьләрдә үк яңгыраган музыка тавышы бар халыкны район үзәгенә чакырды. Гүя табигать тә райондашларга теләктәшлек итте, кояш та бәйрәмгә ямь өстәп, үз нурларын мул итеп сипте ул көнне.

Тарихны барлап

Республика һәм район көненә багышланган бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланды. Өлкәннәр сөйләвенчә, Иске Чүпрәле авылының барлыкка килү чоры биш гасырга якын. Үткән гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр биредә чуваш һәм татар халкы үзара тату, бердәм булып яшәп килә. Чүпрәле районының оешу тарихын, татар-чуваш халкының дуслыгын район мәдәният хезмәткәрләре театральләштерелгән тамашалары аша бик ачык чагылдырдылар.

Район башлыгы Александр Шадриков бәйрәмне ачып, райондашларны тәбрикләде.

-Республика һәм район оешу көнен без яңа төзелгән йортлар, социаль әһәмияткә ия булган биналар-ФАПлар, мәдәният йортлары, яңартылган юллар һәм башка күп кенә башкарылган эшләребез белән каршылыйбыз. Халык теленә Дачный исеме белән кереп калган поселокта 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзи башлавыбыз да моңа бер дәлил булып тора. Барыгызны да олы бәйрәм белән тагын бер кат тәбрик итеп, һәркайсыгызга бәхет, шатлык, гаиләләрегездә тынычлык, иминлек, киләчәктә дә шулай яшәгән төбәгебезне, республикабызны данлап хезмәт итүегезне телим,- диде ул.

Чүпрәле-авыл хуҗалыгы районы

Республика көнен каршылап, бүгенге көндә район буенча 17712 гектар мәйданда сабан бодае культурасы уңышы җыеп алынган. Район буенча 36727 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыелган, һәр гектардан чыккан уңыш 19,6 центнерны тәшкил итә. "Цильна" җәмгыяте игенчеләре район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып бөртекле-кузаклы культуралар уңышын урып-җыюны төгәлләделәр. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре исеменнән Барис Гафуров чыгыш ясап, райондашларны бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан соң бәйрәмгә җыелган барча халыкка яңа уңыштан ясалган оннан пешерелгән хуш исле икмәк тәкъдим ителде. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәм уңаеннан урамда куелган район кулланучылар җәмгыятьләре палаткаларында төрле тәм-томнар сату да оештырылган, шулай ук, балаларның ялларын күңелле үткәрү өчен батут куелган иде. Гомумән, бәйрәмгә җыелган халык рәхәтләнеп ял итте ул көнне.

Сәламәт яшәү- тормыш нигезе

Аннан соң республика һәм район оешу көненә багышланган бәйрәм 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе территориясендә спортчылар парады белән дәвам итте. Һәм шунда ук яңа төзеләчәк спорт комплексы бинасының тәүге ташын кую тантанасы да булды. Булачак спорт комплексы бинасын төзүгә якташыбыз, Городище авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Чабаксардагы "Тус" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов иганәчелек итә.

-Спорт һәркайсыбызның тормыш нигезенә әйләнсен. Киләчәктә биредә районыбыз данын Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә танытучы спортчылар тәрбия-ләнсен,-диде Николай Угаслов.

Яңа музей ишекләрен ачты

Бәйрәм туган якны өйрәнү музеен ачу тантанасы белән дәвам итте. Музей ачкычы тантаналы шартларда музейның директоры Рәдиф Субаевка тапшырылганнан соң, мәртәбәле кунаклар биредәге экспонатлар белән таныштылар.

Ул көнне райондашларыбыз, кайткан кунаклар спорт уеннарын тамаша кылып та зур ләззәт алдылар. Спортчылар гер, кул көрәштерү, йөгерү төрләре буенча көч сынаштылар. Хатын-кызлар арасында: 800 метрга йөгерү буенча Юлия Мискина (Яңа Элмәле), 1500 метрга йөгерү буенча Диана Албутова (Яңа Элмәле) I урынны яуладылар. Ир-атлар арасында: 1500 метрга Фаикъ Идиятуллин (Шланга), 3000 метрга Владимир Черланов (Уби) II урынга лаек булдылар. Гер күтәрү буенча: 63 кг.га кадәрге хатын-кызлар арасында Антонина Николаева (Яңа Элмәле), 73кг.га кадәрге ир-атлар арасында Валерий Юманов (Зур Аксу), 85 кг.га кадәр Илнур Нигматуллин (Иске Ишле) 85 кг.нан югары авырлыкта Радик Низамов (Кече Чынлы) I урынга лаек булдылар. Кул көрәштерү буенча: ир-атлар арасында 60 кг.га кадәр авырлыкта Айрат Мәүлетов (Иске Ишле), 73 кг.га кадәр Ранис Куликов (Иске Чүпрәле), 73 кг.нан югары авырлыкта Динар Айметов (Иске Кәкерле), 63 кг.нан югары авырлыкта Сирин Мөшәрәпова (ПУ-90) I урынны яуладылар.

Республика һәм район оешу көненә багышланган бәйрәм чаралары кичке 20.00 сәгатьтә яшьләр өчен күңел ачу дискотекасы белән дәвам итте һәм төнге салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев