Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Авылдашыңа мыскыллы сүзләр әйтмә

(район прокуратурасы язмалары)

Сүзеңне уйлап сөйләмәсәң...

Район прокуратурасына Татар Шатрашаны авылында яшәүче Җәмилә Низамовадан гариза керә. Ул анда авылдашы-52 яшьлек Фаяз Хәлиулловның мыскыллы сүзләр белән үзен кимсетүе турында яза. Тикшерүләрдән мәгълүм булганча, агымдагы елның 12 май көнендә, иртәнге уннар тирәсендә, чит кешеләр алдында Ф. Хәлиуллов аңа мыскыллы сүзләр әйтә. Әлбәттә инде, район прокуратурасы аңа карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.61 маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча административ эш кузгатты. Суд утырышында аның гаебе тулысынча ачыкланды һәм Ф.Хәлиуллов ике мең сум күләмендә штрафка тартылды.

Хезмәт хакының үз вакыты бар

Район прокуратурасы "Борындык элеваторы" ачык акционерлык җәмгыятендә хезмәткә түләү тәртибендә булган кайбер кимчелекләрне ачыклады. Тикшерү барышында җәмгыятьнең хезмәткәрләргә хезмәт хакы буенча 616 мең сум бурычы барлыгы билгеле булды, отпуск акчалары һәм эштән азат ителеп китүчеләргә исәп-хисап ясау сроклары сузылган яисә озак вакытлар тоткарланган. Нәтиҗәләр буенча җәмгыятьнең генераль директоры Айрат Аблаевка һәм баш бухгалтер Азат Гафаровка карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча (хезмәт һәм хезмәткә түләү турындагы законны бозу) административ эш кузгатылды һәм җитәкче-3000, ә баш бухгалтер 1500 сум күләмендә штрафка тартылды.

Балалар иминлеге өчен

Район прокуратурасы Түбән Чәке урта мәктәбе автобусын файдаланганда гамәлдәге закон таләпләрен бозуны кисәтте. Тикшерү вакытында "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы федераль законның 3 нче маддәсендә бәян ителгән кимчелекләр ачыкланды. Әлеге мәктәптә балалар йөртү өчен "УАЗ" маркалы автобус файдаланыла. Әмма техник таләпләрнең тиешенчә үтәлмәве, пассажир-балаларның иминлеген тулысынча тәэмин итми. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура тарафыннан мәктәп директоры Айсылу Шиһабетдиновага күрсәтмә бирелде, автобус шоферы Ринат Мөшәрәповка кисәтү ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура язмалары