Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Атна дәвамында рус телендә

Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләр башлангыч сыйныфлардан башлана. Укучыларның иҗади үсешендә, фикерләү сәләтендә, укуга кызыксыну уятуда кече сыйныфларда даими үткәрелгән атналыкларның әһәмияте зур. Күптән түгел үткәрелгән чаралар мәктәптә методик эшчәнлекнең традицион бер формасы булып тора.

Җөмһүриятебездә яшәгән һәркем ике дәүләт телен дә камил белергә һәм аларда иркен аралашырга тиеш. Кече Чынлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында үткән рус теле атналыгы моның бер мисалы.

Атна дәвамында укучылар укытучылар һәм тәрбиячеләр белән бары тик рус телендә генә аралаштылар, әңгәмә кордылар. Балалар активлык күрсәткән чараларның берсе-"Эрудит" дигән интеллектуаль уен иде. Уенда өстенлек 4 сыйныф укучыларына бирелде. Атнаның икенче көнендә "Иң әйбәт коллиграфия бәйгесе" һәм "Веселая грамматика" исемле викториналар үткәрелде. Шулай ук, "Комплименты", "Веселый наборщик", "Грамматикбой" дигән бәйгеләр дә балаларның күңеленә хуш килеп, нәтиҗәле үтте.

Реклама

Сихри кышкы табигатькә сәяхәт кылып, "В гостях у зимы" исеме астындагы кичәдә укучыларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре сыналды. Шулай ук, балалар кышның билгеләре, сынамышлары белән таныштылар. Укучыларның тапкыр, зирәк булулары ансат кына табышмаклар һәм ребусларны чишәргә ярдәм итте. Әйтергә кирәк, аларның логик фикерләү сәләтләре шулай итеп зур сынау үтте.

Рус теле атналыгында балаларның уй-хыялларын, өметләрен чагылдырган иншалар күргәзмәсе оештырылды, иң әйбәт инша авторлары билгеләнде. Гомумән, укучылар атна дәвамында үзләре өчен дә күп яңалыклар алдылар. Алар рус теленең никадәрле бай һәм кызыклы икәнлегенә инандылар. Атналыкта үткәрелгән барлык чаралар да балаларның уку эшчәнлегенә рус телен һәм чынбарлыкны танып белүгә юнәлдерегән иде. Мондый атналыклар баланың төрле яклап үсешенә зур йогынты ясый, ә укытучы исә, үз чиратында, укучыларның табигый сәләтен ача, аларда белергә омтылу теләге тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рус теле атналыгы