Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

8 Март. Нинди ул?

Сирин Әхмәтов: - 8 Март бәйрәме-ул, беренче чиратта, әни! Шуннан соң, хәләл җефетем һәм бәләкәй кызым Эльвина. Әлбәттә, бәйрәм хатын-кыз туганнарга бүләк әзерләү мәшәкатләре белән үтә, шулай ук, бетмәс-төкәнмәс бураннары белән кышны озату бәйрәме дә әле ул. Гомумән, күңелдә ниндидер бер шатлыклы тынгысызлык бөреләнә. Мәхсүм Вәлиуллин: -Иң беренче чиратта-әни. Кызганычка...

Сирин Әхмәтов: - 8 Март бәйрәме-ул, беренче чиратта, әни! Шуннан соң, хәләл җефетем һәм бәләкәй кызым Эльвина. Әлбәттә, бәйрәм хатын-кыз туганнарга бүләк әзерләү мәшәкатләре белән үтә, шулай ук, бетмәс-төкәнмәс бураннары белән кышны озату бәйрәме дә әле ул. Гомумән, күңелдә ниндидер бер шатлыклы тынгысызлык бөреләнә.

Мәхсүм Вәлиуллин: -Иң беренче чиратта-әни. Кызганычка каршы, хәзер ул юк. Бертуган сеңелем, тормыш иптәшем, киленем һәм ике оныгыма исәнлек-саулык, бәхет телим.

Рәдиф Субаев: -8 Март - ул әниләргә, хатын-кызларга мәдхия уку бәйрәме. Хатын-кызлар тарихыбызның һәрбер чорында, сугыш елларында илебез үсеше өчен лаеклы өлешләрен керткәннәр. Бу көнне шулай ук, гүзәл кызларның елмаюлы йөзләрен күрү бер бәхет.

Марат Сәләхетдинов: -8 Март безнең өчен гаилә бәйрәме. Улым белән әниләрне, хатын-кызларыбызны котлыйбыз, аларны барлык мәшәкатьләрдән дә ял иттерергә тырышабыз. Кызганычка каршы, агымдагы елның әлеге бәйрәме вафат булган әтиебезнең кырыгынчы аш көнен уздыру белән бәйле булачак. 8 Март бәйрәменең барлык гүзәл затлар өчен бәхет алып килүен телим.

Раджеш Кумар: -Индиядә дә 8 Март-хатын-кызлар көне зурлап, гаилә бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Россиядәге кебек үк ял итәләр, оешмалар эшләми. Бәйрәм көнендә хөрмәтле хатын-кызларга, әниләргә чәчәк бәйләмнәре, төрле бүләкләр бирелә. Бу көнне бәйрәм табынын да ир-егетләр әзерли, анда милли ризыклар өстенлек итә, спиртлы эчемлекләрне табынга куймыйлар.

Россиягә беренче тапкыр аяк баскач, мине иң шаккаттырганы күпчелек оешмаларда хатын-кызларның гына эшләве булды. Безнең Индиядә, Россиядән аермалы буларак, күпчелек хатын-кызлар өйдә хуҗабикәләр булып кына торалар бит. Ә биредә исә алар тормышны "җигелеп" тарталар, кайбер очракларда исә ир-атлардан да күбрәк көч куялар дияр идем.

Әмма ни генә булмасын, хатын-кыз һәркайда да, һәр илдә дә гүзәллек, нәфислек алиһәсе ул. Мин аларны яз гөлләре белән тиңлим. Аннан соң безнең уңышларыбызда хатын-кызның да роле зур булуын ассы-зыклыйсым килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата