Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Участок вәкиле Анатолий Михайлов турында

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре турында төрле фикер әйтүче кешеләр очрый. Тискәре уйлаучылар да бар, димәк алар авырлыкка юлыкмагандыр, ә бәлки кешеләрнең яхшы якларын күрергә теләмәүчеләрдер.

Полиция хезмәткәрләре иҗтимагый тәртип, кануннар буенча яшәүче гражданнарның тынычлыгын, сәламәтлеген, иминлеген саклаучы һөнәр ияләре. Ни кызганыч, кешелекнең бар чорында да җәмгыятьтәге тәртипне дин, мәдәният, тәрбия түгел, ә халыкның җаваплылыктан курку хисе тотып тора. Уйлап карагыз, мәсәлән, җир йөзендә бер генә хокук сакчысы да юк ди. Бу очракта безнең җәмгыять берничә көн эчендә тузан хәтле дә контроль булмаган анархиягә әйләнер иде. Рим империясенең сатирик шагыйре Ювенал кайчандыр: "Ә сакчыларның үзләрен кем саклар?", дигән шаяртулы сүзләре бүген тулысы белән чынбарлыкка туры килә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләрен саклаучы юк икәнен аңлап та, шушы эшкә килә икән, димәк, алар чын мәгънәсендә батыр, физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле шәхесләр.

Анатолий Михайлов та нәкъ моннан 20 ел элек эчке эшләр бүлегендә хезмәт юлын башлаган иде . Баштарак аны җинаятчеләрне эзләү бүлегендә сынап карадылар, аннан соң өлкән участковый вазифасына билгеләделәр. Аның карамагындагы участок иң эреләрдән санала. Чуваш Чүпрәлесе, Хайбулдино, Матак, Мунчәли һәм Шланга авылларындагы бар халыкны бергә кушсаң 3 мең кешедән дә артып китә.

-Без Анатолийны үз кешебез кебек якын күрәбез. Борчу-мәшәкәтең булса да аңа эчеңне бушатырга, киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә була. Аны олысы да, кечесе дә әнә шул кешелекле, игътибарлы булганы өчен аеруча якын итә,-диләр аның турында участокта.

Ә барыннан да бигрәк, халыкны үз итүе, яратуы һәм рухи тойгыларын, тел төбен аңлавы да аңа хезмәтендә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Профилактик учетта 76 кеше тора, шуларның 11е шартлы рәвештә хөкем ителгән. Тотрыксыз алты гаилә бар. Балигъ булмаганнар арасында да "йөгәнсезләрне" очратырга мөмкин. Агымдагы елда гына да 6 җинаять эше теркәлгән. Аларның күп өлешен урлашулар тәшкил итә.

-Июль аенда Матак авылында яшәүче 76 яшьлек әби кунакка киткәч, ишектәге йозакны җимереп өй эченә керәләр. Ялгыз карчыкның нинди байлыгына кызыгучы булгандыр инде, анысы билгесез. Шулай да бер тәүлек эчендә каракның эзенә төшеп, кулга алырга туры килде. Кануннарны санга сукмыйсың икән, гафу ит, гамәлләрең өчен җавап тотмый мөмкин түгел,-ди полиция майоры Анатолий Михайлов.

Участок вәкиленең һәр эш көне халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне, хатларны анализлаудан башлана, гражданнарны кабул итә, профилактик чаралар буенча да әллә ни хәтле эш. Хуҗалыкларда да булырга, юл уңаенда мәктәпкә дә сугылып чыгарга туры килә.Социаль мошенниклар ятьмәсенә эләкмәсеннәр өчен карт-корылар белән дә сөйләшеп, аңлашып торырга кирәк. Кичке якта мәдәният йортлары, авыл клубларындагы яшьләрнең ничек ял итүләре дә контрольдә тора. Гомумән, участоктагы авылларның тулы иминлеген тәэмин итү Анатолий Михайловичка йөкләнгән. Административ хокук бозган өчен быелның 10 аенда гына да аның тарафыннан 70 тән артык бөркетмә тутырылган. Аларның күпчелеге җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрүчеләргә туры килә. Участок вәкиленең бурычы халыкны хокукый тормышка өйрәтүдән гыйбарәт. Полициядә Анатолий Михайлов кебек егетләр эшли икән, чын-чынлап халыкка якын килеп, авыл кешесенең кайгысын уртаклашучы була икән, һичшиксез, алар үзләренә карата уңай фикерне югалтмаслар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: участковыйлар