Су астында илне саклаган
19 март-Россиядә су асты диңгезчесе көне буларак билгеләп үтелә. Аның тарихы 1906 елга барып тоташа. Шушы көнне Россия императоры Николай ll Балтик диңгезендәге Либава хәрби диңгез базасында су асты көчләре булдыру турындагы Указга кул куя. Әлеге флотта, төрле елларда безнең районнан да хезмәт итүчеләр бар. Район үзәгендә яшәүче Җәдит Вәлиуллов...
-1966 елның 14 ноябре бүгенгедәй хәтердә, бар жиһан ак карга күмелгән. Ул көнне безне, хәрби хезмәткә китәргә тиешле егетләрне, көннең икенче яртысында Казанга, республика хәрби комиссариатына алып килделәр. Икенче көн иртәсендә медицина комиссиясенә кердек. Сигез табиб тиздән солдат киеме киясе һәр егетне бик җентекләп тикшерде, нинди частькә барачагыбызны да шунда ук билгеләделәр. Монда "ПЛ"дигән сүзне еш ишетергә туры килде. Әмма беребез дә аның тулы төшенчәсен аңламый идек. Ниһаять, мине һәм тагын берничә егетне, шушы безнең өчен сер булып торган "ПЛ" командасы составында, Северодвинск шәһәренә юнәлеш алгач кына ул сүзнең "подводная лодка" икәнлеген белдек.
Частьтә диңгезче киемнәрен бирделәр һәм алты айлык курста укый башладык. Безне атом су асты көймәсендә "машинист-турбиначы" белгечлегенә өйрәттеләр. Бу үтә дә җаваплы һәм аз гына да ялгышлык җибәрергә ярамый торган вазифа. Төп хезмәтебез исә су асты көймәсенең хәрәкәтен идарә итү иде. Уку, өйрәнү вакыты тиз үтте. Аннан соң безне Мурманск шәһәрендәге Кызыл Байраклы төньяк флотының хәрби базасына күчерделәр. Мин хезмәт итәргә тиешле көймә диңгез астыннан ук старт бирелә торган өч атом ракеталы иде. Экипажда -105 кеше. Беренче походка Баренц диңгезенә чыктык. Ике айга сузылган хәрби "сәфәр"дә шактый ук чыныгу алырга да өлгердек. Көймәнең эч тирәнлеге 350 метр, сугыш очрагында 1 километрга кадәр дә чума ала.
Тирәнгә төшкән саен суның басымы да бик нык сизелә, хәтта көймәнең стеналары да шыгырдап куя. Баренц, Ак һәм Гренланд диңгезләрендәге походларда бертоташтан берничәшәр ай булырга туры килә иде. Аннан соң мине яңа корабльгә күчерделәр. Ул 16 ракета һәм 28 торпедо белән коралланган иде. Йөзү тизлеге белән дә башкалардан күпкә өстен. Хәрби өйрәнүләр вакытында аның маневрлы һәм "җитез" булуына соклана идек.
Диңгезчеләрнең көнкүрешенә килгәндә, ашау-эчү бик әйбәт. Тик шунысы бар, озакка сузылган походлардан соң ачык һава сулагач баш әйләнеп китә. Хәрби хезмәткә дүрт елга чакырылсак та, безгә яңа боерык буенча өч ел гына калдырдылар. Һәм яхшы хезмәтем өчен өч ел эчендә өч мәртәбә ялга кайту насыйп булды.
(Рәсемнәр гаилә
архивыннан алынды).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев