Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Китап–хәтер ул һәм белем чишмәсе

1995 елдан 27 май Бөтенроссия китапханәләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан "Җирлекара китапханәләр" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Гөлфия Яфизовадан үз фикерләрен әйтүне үтендек.

-Хәзерге вакытта Татарстанда 2009-2014 елларга исәпләнгән "Китапханә эшен үстерү" программасы гамәлгә ашырыла. Республиканың җыелма китапханә электрон каталогын булдыру һәм милли китапханә фондларында сакланучы китапларны электрон форматка күчерү буенча да эш алып барыла.

Әйе, китаплар бүген дә тормышыбызның алыштыргысыз юлдашы. Китап кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли, үткәнне онытмаска, тормышның кадерен белергә һәм киләчәкне күрергә өйрәтә. Безнең үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә гомуми фонды 357 меңнән артык данә китап булган (шуларның 13525 данәсе балалар өчен) 32 китапханә исәпләнә. Район үзәгендә олылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен аерым китапханәләр бар. Калганнары авылларда үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре филиалы булып саналалар. Гомуми фондтагы китапларның 176705е-русча, 84526сы татар һәм 22250се чуваш телләрендә. Соңгы елларда гына да китап фонды 6 мең 406 данәгә яңартылды. Безнең китапханәләрдә матур әдәбияттан тыш, эчтәлеге төрле тармакка караган китаплар да бар. Һәм әлбәттә, китап яратучыларның күпчелек өлеше олыларга һәм студентларга туры килә. Өлкән яшьтәгеләр-детектив, ә студентлар уку программасында каралган китапларга өстенлек бирә. Шунысы куанычлы, бүгенге көндә безнең 20 меңнән артык даими укучыбыз бар. Зур Аксу, Городище, Мунчәли, Иске Кәкерле һәм Уби филиалларында китап яратучылар күп. Китапханәгә укучыларны тарту өчен күп төрле чаралар да күрелә. Язучыларның юбилей, китап сөючеләр кичәләре һәм конференцияләр еш үткәрелеп тора. Китапханәчеләр һөнәри белемнәрен күтәрү өстендә дә эшлиләр. Китапханәләр заманча технологияләр белән җиһазланган, барысы да компьютер белән тәэмин ителгән.

Район китапханәчеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен матур иҗади хезмәт уңышлары белән каршылый. Алар иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни чараларны оештыруда башлап йөриләр, халыкта матур әдәбияткә һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялиләр.

-Бәйрәм уңаеннан озак еллар китапханә системасында тырыш хезмәт куйган ветераннарыбызны да искә алып үтик,-дип сүзебезгә кушылды әйдәп баручы методист Светлана Фадеева: -Аларның һәркайсының биредәге хезмәт юллары ике, өч, хәтта дүрт дистәдән дә артып китә: Римма Идиатуллина, Зәйтүнә Мөдәррисова, Рушания Низамова, Зоя Кузнецова, Радия Хәлитова, Мөгазәмә Җамалиева, Зөлхәбирә Хәсәнова, Антонина Садовникова, Зинаида Симукова, Мариетта Шавкина, Розалина Әхмәтова, Мәрьям Мәхмүтова, Найлә Сәлахова, Гөлфия Шәмсетдинова, Валентина Карпова, Людмила Портнова, Луиза Каргина, Солтания Мәхмүтова, Фирдәүс Хөснетдинова, Вера Еливанова, арабызда әлеге өлкәдә эшләгән бердәнбер ир-егетебез Ирек Хәнҗәров та бар. Хөрмәтле ветераннарыбызга хезмәтләре, һөнәребезгә тугрылыклары өчен рәхмәтләр әйтәбез. Чөнки китап, аны укучы белән эшләү мохитын тудыру иҗадилыкны рухи байлыкны, тирән белемгә ия булуны таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Китапханәләр көне