Кагылма, янарсың!
18 июльдә Россия Федерациясенең Татарсан Республикасы буенча гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм аларны бетерү эшләре буенча Дәүләт янгын күзәтчелеге Идарәсенә караган служба хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Россиянең янгыннан саклау хезмәте ерак гасырларга барып тоташа. Шул уңайдан янгынга каршы иминлек норматив актлары турында 1472 елда ук Иван III указы барлыкка килгән. Ул чорларда да нәкъ бүгенге көндәгечә күпчелек янгыннарның кеше факторына бәйле булуы турында әйтелә. Шулай да 1918 елда, В.И.Ленин тарафыннан "Янгын белән көрәшкә дәүләт чараларын оештыру турында" декретка кул куелганчыга кадәр, илдә кешеләр милкен һәм халык хуҗалыгы объектларын янгыннан саклау вазифасы йөкләнгән бер генә орган да булмый. 1927 елның 18 июлендә РСФСРда Дәүләт янгын күзәтчелеге турында Положение раслана. Бу вакыйга янгынга каршы көрәшне үстерү тарихында кискен борылыш ясый. Әлеге документта беренче мәртәбә закон нигезендә дәүләт янгын күзәтчелегенең функцияләре раслана, янгынга каршы чаралар һәм аларны гамәлгә ашыру, аларга җитәкчелек итү буенча дәүләт планнары эшләнә. Бүгенге көндә дә гражданнарның тормышын, сәламәтлеген, милкен, шулай ук дәүләт һәм муниципаль милекне янгыннардан саклау-дәүләт янгын күзәтчелегенең төп бурычлары булып кала.
-Янгынга каршы пропаганда һәм агитация эшләрен тиешле дәрәҗәдә оештырмыйча янгыннарны кисәтергә һич тә мөмкин түгел. Безнең бүлекчәдә 15 елдан артык стажы булган тәҗрибәле белгечләр эшли. Өлкән инспектор И.Шакиров һәм сорау алучы А.Мутов янгыннарны кисәтү буенча зур эш башкара. Җирле үзидарә башлыклары һәм халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан да янгынга каршы торышны тикшерү һәм торак сектордагы янгын вакытында кешеләр үлемен булдырмау максатында шактый күләмле гамәл башкарыла,-ди район буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Марс Хәмидуллин. -Соңгы биш елда Чүпрәле муниципаль районында янгыннарны булдырмау өчен уңай тенденция күзәтелә. Ут эчендә калып үлүче кешеләр саны да кимеде. 2012 елның 5 аенда районда 11 янгын теркәлде, аларда өч кеше һәлак булды. Янгыннар чыгуның күп очрагы төзек булмаган электр жиһазларын файдалануга кайтып кала. Шулай ук, ут белән саксыз эш итү дә зур һәлакәтләргә китерә. Безнең тикшерүләрдән мәгълүм булганча, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм таләпләрен тиешенчә үтәүче объектлар бик аз. Күп очракта объектларда электр үткәргеч булып искергән чыбыклар файдаланыла, аларның изоляцияләре тикшерелми. Янгын күзәтчеле-ге хезмәткәрләренең урынлы таләпләренә дә карамастан, объект җитәкчеләре янгынга каршы көрәшү өчен материаль-техник базаны үстерү һәм ныгытуга җитәрлек игътибар бирмиләр, урыннардагы янгыннан саклау деполарының эшчәнлеген активлаш-тырмыйлар. Шундый 29 депоның сигезендә генә җылытылган типовой биналар бар, аларда янгын сүндерү өчен автотехника билгеләнгән һәм тәүлек буе дежур оештырылган. Җаваплылыгы чикләнгән "Шәйморза" һәм "Ак Барс-Чүпрәле" Агрофирмасы җәмгыятьләрен уңай яктан билгеләп үтәсем килә.
Татарстан Рес-публикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе тырышлыгы белән берлектә авыл җирлекләренең иминлеген тәэмин итү максатыннан янгын сүндерү өчен ике автоцистерна алдык. Хәзерге вакытта яңа уку елына әзерләнү программасы кысаларында объектларда эур чаралар күрелә.
Бәйрәм уңаеннан ветераннарыбызны, хезмәттәшләребезне тәбрик итеп, һәркайсына игелек һәм имин яшәүне телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев