Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Аяныч нәтиҗәләр

Һәр ел саен барлык дөнья халкы май аеның өченче якшәмбесен Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтә. Быел ул 20 майга туры килде.

Әлеге дата беренче тапкыр 1983 елда Сан-Франциско шәһәрендә (АКШ) билгеләп үтелгән. Беренче акцияләрне оештыручылар СПИДтан үлүчеләрне искә алу белән бер үк вакытта исәннәренә ярдәм күрсәтү белән дә шөгыльләнгәннәр. Бүгенге көндә дә әлеге максатлар алгы планга куела. Аннан соң Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне һәркемгә ВИЧтан беркемнең дә иминиятләнмәгән булуны аңлатуны да күз уңында тота.

Бик еш кына митингларда катнашучылар үз киемнәренә кан төсендәге ленталар таккан булалар. Ул нәрсәне аңлата соң? Ал лента-ул СПИД шәхсән кагылганнарга (ВИЧ-инфекциялеләргә, СПИД белән авыраучыларга, аларның якыннарына һәм туганнарына) теләктәшлек символы булып тора. Ул, шулай ук, шундый диагноз белән яшәүчеләрне эзәрлекләүчеләргә каршы протест булып та тора.

Бүгенге көндә дә СПИД авыруы яшенә, милләтенә карамастан, миллионнарча кешеләрнең гомерләрен өзүен дәвам итә. СПИДка каршы профилактика чарасы булган вакцина да әлегә кадәр уйлап табылмаган һәм радикаль дәвалау чаралары да юк. Шуңа күрә дә әлеге авыруны йоктырмауның бердәнбер чарасы булып аны профилактикалау тора.

Реклама

ВИЧ-инфекция-йогышлы авыру, аның соңгы стадиясе булып СПИД тора. ВИЧ-инфекция венага наркотиклар кертү нәтиҗәсендә шприцка эләккән кан аша, саклану чараларсыз җенси мөнәсәбәткә кергәндә, анадан балага йөклелек чорында, бала тапканда һәм күкрәк сөте ашатканда күчә.

Шуңа да үзебезнең киләчәгебезне алдан кайгыртып яшәү кирәк. Менә шундый дәвалауга бирешмәүче авыруларны йоктырмас өчен шәхси гигиена һәм профилактика таләпләрен төгәл үтәү мәслихәт. Үзебезне һәм якыннарыбызны әлеге афәттән сакларга өйрәник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СПИД авыруы