Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Зур Чынлы авылында яшәүче Гөлия Шиһапова көньяк җимешләре үстерә

Бакчада үскән карбыз тәмлерәк, ди ул.

Зур Чынлы авылыннан Гөлия ханым Шиһапова быел әнә карбызлардан мул уңыш алган. Ә карбызларны үстерешергә аңа балалары, дөресрәге кызы Гөлүсә һәм кияве Равил ярдәм иткән.

Гөлүсә һәм Равил Хөсәеновлар үзләре Казан шәһәрендә яшиләр. Әмма туган нигезне, авылны онытмыйлар. Әниләре янына еш кайталар, бакчада эшләргә яраталар, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр. Гөлия ханымның хуҗалыгы да зур: бишләп сыер, тагын әлләничә бозау, сарыклар асрый ул. Һәм... беръялгызы! Аның эш иртәсе дә сәгать дүрттән башлана.

–Тормыш иптәшем юл һәлакәтендә вафат булганнан соң, бер–ике ел үземә урын таба алмый йөрдем. Вахта белән эшләде ул, Мәскәүгә китеп. Вафатыннан соң, һаман олы юлдан күземне алмадым, кайтыр төсле иде. Өч баланы аякка бастырырга кирәк иде. Ходайга шөкер бүгенге көндә барысы да гаиләле, оныгым да туды. Тормыш иптәшем дә, үзем дә шушы авыл кешеләре, бер үк сыйныфта укыдык. Төп нигезгә килен булып төшкән көннән күпләп мал-туар асрадык без, бүгенге көндә дә ялгызым булсам да, эшсез тора алмыйм,-ди сөйли-сөйли таныштырып йөрде ул безне бәрәңге, чөгендер, кабак плантацияләре белән. Мал-туарны күрә алмадык, алар көтүдә иде. “Әле менә мотоблок белән сарымсак өчен җир сукаладым. Тиздән утыртасы булыр,-ди Гөлия ханым.– Кишер, сарымсакны көздән утыртып калдырам. Шулай эшләсәң, язын үсентеләре дым белән яхшы шытып чыгалар.

Гөлия ханымның алгы як бакчасы да бар. Анда җиләк-җимеш куаклары, чәчәкләр үстерә . Җиләк-җимештән кайнатмасын, кагын, джемнар ясый. “Берни дә сатканым юк. Кыш озын бит, балаларга бирәм, үзем кулланам. Сыйфатлы да, бернинди химикатсыз да үскән бит алар”.

Әбиләр әйткәндәй: “Кияү дә кайнана туфрагыннан” - бакчада эшләргә ярата. Берничә елдан бирле кызы Гөлүсә һәм кияве Равил карбыз, кавын орлыклары чәчеп, аны Казандагы фатирларында бераз үстереп, соңыннан әниләренә алып кайта башлаганнар. Равилнең исә авылда карбыз үстерү күптәнге хыялы булган.

–Быел җәй башы салкынчарак килсә дә, август ае карбызлар өчен кулай торды, шуңа да уңыш та мулдан булды. Җәйлеген инде күбрәк карбызларны әни тәрбияләде, су сипте. Аларга җимешләнгәнче күп итеп су сибәргә кирәк. Карбызлар әйбәт булып үсте: иң зурысы  8 килограммга җитте. Үткән ел, хәтта 11 килограмм авырлыкта да булган иде. Бакчада үскән карбыз кибетнекеннән тәмлерәк, – ди Гөлүсә.

Әлеге шөгыльләрен алар киләчәктә дә дәвам итмәкчеләр. Моннан тыш, Гөлүсә төрле үләннәрдән табигый сабыннар, шампуньнар ясау белән дә шөгыльләнә.  Болар хакында аның ВКонтакте социаль челтәрендә кереп таныша аласыз.

Тәмле карбыз үстерү серләре бик гади булып чыкты. Беренчедән, карбыз орлыкларын комлы туфракка утыртырга кирәк. Икенчедән, җимешләре барлыкка килгәнче, күп итеп су сибәргә һәм әлеге эшне бик яратып башкарырга. Бары тик шул гына. “Теләк булганда–барысына да ирешеп була”, -диләр Гөлия ханымның балалары.

Карбызны ничек сайларга соң?

Бу урында, әйдәгез, карбызны сайлау серләре белән дә танышып китик.

Карбыз сайлаганда, аңа суккалап карарга кирәк. Әгәр тавышы тонык кына килә икән, димәк, әле ул өлгереп җитмәгән. Тавышын чагыштыру өчен, төрле зурлыктагы берничә карбызның “тавыш”ын тыңлап, яңгыравыгын сатып алыгыз.

Өлгергән карбызның кабыгы кара яшел төстә һәм бик тыгыз була,  аны тырнап карау да мөмкин түгел. Әгәр кабыгында бәрелгән, киселгән, изелгән һәм бераз чери башлаган урыннар булса, аны алмавың хәерле.

Авырлыгы 10 килограммнан арткан карбыз  сатып алырга тырышмагыз. Авыррак булган саен тәмлерәк дигән сүзләр дөрес түгел. Чамадан тыш зур карбыз өлгереп җитмәгән һәм химикатлар белән үстерелгән булырга мөмкин.

Карбызның койрыгына карарга онытмагыз, ул кипкән булса, өлгергән дигән сүз.

Карбызны юл буеннан сатып алмагыз. Алар тиешле экспертиза үтмәгән булып, авыр металл һәм тузан сеңдергән булырга мөмкин. Моннан тыш аның махсус стеллажларда кояш нуры төшмәслек урыннарда саклануына да игътибар итегез. Карбызлар кояшта җирдә аунап ятарга тиеш түгел.

Карбызны кисәр алдыннан, аның тышын сабынлы җылы суда юып алыгыз. Бу аны микроб һәм бактерияләрдән арындыру өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев