Реклама
Көн вакыйгасы
Зур Чынлы урта мәктәбе укучысы тамашачылар мәхәббәте призына лаек булды
Чүпрәле районыннан конкурска 30дан артык эш җибәрелгән.
Илкүләм проект «Экология» – балалар карашынча» дип аталган балалар рәсемнәре республика конкурсына йомгак ясалды. «Эко-утилизация» номинациясендә тамашачылар мәхәббәте призын Зур Чынлы урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Кәрим Мөхәммәтҗанов рәсеме яулады. Җитәкчесе –Рәмзия Мистякова.
Оештыручылар әйтүенчә, һәр баланың эше кызыклы һәм матур булган. Конкурска 1500 дән артык рәсем һәм 250 практик юнәлешле проект кабул ителгән. Чүпрәле районыннан конкурска 30дан артык эш җибәрелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча 18 проект авторларына һәм 18 рәсемгә дипломнар тапшырылды. Бүләкләү тантанасы видеоконференция форматында үтте. Кәрим Мөхәммәтҗанов та онлайн-тантанага чакырылган иде. Аңа бүләкне район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин тапшырды.
“Конкурсның максаты – яшьләрнең игътибарын илдәге экологик проблемаларны чишүгә юнәлтү, «Экология» федераль проектын тормышка ашыру турында мәгълүмат җиткерү һәм элемтә булдыру. Ул «Бердәм Россия» партиясенең «Чиста ил» проектын тормышка ашыру кысаларында уза”, дип аңлаттылар оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев