Зур Чынлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов ветеранга РФ Президентының котлау хатын тапшырды.
Бүген Зур Чынлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мансур Гариф улы Хисаметдиновны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов пенсионерга бүләк, изге теләкләр һәм Россия Президенты исеменнән шәхси котлау сүзләре белән язылган телеграмманы шәхсән өенә килеп тапшырыдлар.
Дәүләт башлыгы мөрәҗәгатендә Мансур Хисаметдиновка "Сезлегендар җиңүчеләр буыны" диелгән. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, ветеранның тормыш юлы яшьләр өчен, безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Айрат Җәлалов Мансур абый Хисаметдиновның 90 еллыгы барлык чүпрәлеләр өчен ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм районыбызның 90 еллыгы кысаларында әһәмиятле вакыйга булуын билгеләп үтте.. Ул ветеранга Ватаныбыз хакына намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм аңа нык сәламәтлек һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев