Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Гөлсем апа Хаярова тракторда эшләгән
Бүген Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Хаярова Гөлсем Нурулла кызының олы юбилее. Аңа 95 яшь тулды.
Әлеге олуг дата белән аны котларга район Башкарма комиеты җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров һәм авыл җирлеге башлыгы Фаил Фатхуллов килделәр. Юбилярга Россия Президентының котлавын һәм район башлыгыннан бүләкләр тапшырдылар. Гомер бәйрәме уңаеннан иң изге теләкләрне юлладылар.
Гөлсем апа 1926 елның 15 февралендә дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 15 яшь була. Сугыш елларында тракторчылар һәм комбайнчыларның 79 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Зур Чынлы авылыннан 18 кыз-бала Иске Шәйморза авылында тракторчылар курсын тәмамлап, трактор йөртү хокукы алганнар һәм сугыш елларында колхоз кырларында җир сөргәннәр, чәчкәннәр һәм ашлык урдырганнар. Шулар арасында Гөлсем апа Нурулла кызы да булган.
“Без вакыт белән санашмадык, көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килгәндә дә сер бирмәдек, сынатмадык, тырыштык”, - дип искә ала сугыш елларын Гөлсем апа.
Гаиләдә алар тугыз бала үсә. Бүгенге көндә туганнарыннан ике сеңлесе генә исән калган.
Сугыштан соң, Гөлсем апа 1947 елда Хаяров Сәлихҗан Шәрипҗан улы белән тормыш корып 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Сәлихҗан абый үзе дә, әтисе дә сугышка алыналар. Әтисе хәбәрсез югала, ә Сәлихҗан абый сугыштан яраланып кайта. Ветеран бу якты белән күптән хушлашкан инде.
Гөлсем апа бер улын да җирләү хәсрәтен күргән. Бүген ул авылда үз йортында ялгызы гына яши. Олы улы Иршат абый гаиләсе белән күрше урамда гына гомер кичерә. Тормыш иптәше Гөлшат апа белән әниләренә һәрвакыт ярдәм итеп яшиләр, көн саен хәлен белешеп торалар.
Калган балалар читтә яшәсәләр дә, Гөлсем апа янына бик еш кайталар, ялгызлыкны тоярга ирек бирмиләр.
95 яшьлек юбилеена да гөрләтеп кайтып җиткәннәрю Оныклар да әби дип кенә торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев