Зур Чынлы авыл җирлегендә яңа башлык сайланды
2019 елның 23 январенда Зур Чынлы авыл җирлегендә халык белән чираттагы очрашу узды. Анда авыл җирлегенең яңа башлыгын билгеләү турында игълан ителде.
Авыл җирлеге башлыгы вазифасын озак еллар башкарган Фәрит Хәлиуллов урынына Фаил Фәтхуллов билгеләнде.

Район башлыгы Марат Гафаров Фәрит Хәлиулловка җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм Мактау Грамотасы тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев