Зур Аксу урта мәктәбе 500 мең сумлык грантка ия булды
Зур Аксу урта мәктәбе «Республика муниципаль белем бирү учреждениеләрендә туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) укытуның иң яхшы практикасы» республикакүләм бәйгесендә җиңү яулап, 500 мең сумлык грантка ия булды
Туган телем - иркә гөлем
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында үткәрелүче әлеге республика конкурсы туган телне саклау, туган тел укытучыларына ярдәм итүне төп бурыч итеп куя. Быелгы конкурста ике йөзгә якын белем бирү учреждениесе катнашкан, шулар арасыннан җиңүче итеп 20 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы сайлап алынган. Бүләкләү тантанасы исә Казанда, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узды.
Зур Аксу урта мәктәбе директоры Юрий Мутин сүзләренчә, грантка дәгъва кылган мәктәпләрне махсус эксперт комиссиясе тикшергән.
–Соңгы арада туган телләрне саклау турында күп сөйләнелә. Балада кечкенәдән үк үз ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, аңарда үз милләте белән горурлану хисе уяту – укытучы өчен бик мөһим. Кайберәүләрнең: “Мәктәпләрдә туган телләрне өйрәнү программасы тулысынча бирелми”, дигән фикере белән һич тә килешмим. Барлык мәктәпләрдә дә укучылар өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Баланың үз телендә сөйләшү-сөйләшмәве гаиләгә, әти-әнигә дә бәйле,-ди ул. Ә менә бәйгедә яулаган җиңүләрен Юрий Мутин “Укытучылар коллективының бердәм булып эшләве нәтиҗәсе”, дип бәяли. Һәм район мәгариф бүлегенең чуваш теле буенча методисты Светлана Ларионованың да ярдәме тигәнлеген әйтә.
Зур Аксу урта мәктәбенең ерак үткәннәргә барып тоташкан тарихы бар. Мәктәпкә бөек мәгърифәтче, педагог Иван Яковлевич Яковлев тарафыннан, 1886 елда, нигез салынган. Һәм шушы елдан ук башлап инде монда туган телне –чуваш телен укыту алып барыла. Бүгенге көндә биредә 1-9 сыйныф укучылары үз ана телләрен атнасына өч мәртәбә, ә 10-11 сыйныф укучылары ике мәртәбә үзләштерә. Моннан тыш, мәктәптә төрле фольклор түгәрәкләре эшли, музейда бай мәгълүмат тупланган, сыйныфтан тыш төрле чаралар да алып барыла. Иван Яковлевич Яковлев исемендәге фәнни-практик конференция, чуваш телле укытучылар өчен семинарлар, төрле мастер-класслар үткәрелә. Ягъни, туган телне өйрәнүгә юнәлдерелгән эшчәнлек, элеккеге традицияләргә нигезләнеп, дәвам итә.
Мәктәптә 133 укучы белем ала, 20 укытучы эшли. Чуваш Бизнәсе авылыннан 45 укучы бирегә махсус автобуслар белән килеп укый.
Туган тел укытучысы Валентина Ярмушова да үз алларына милли мәдәниятне, милләтнең яшәү рәвешен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга ярдәм итү бурычын куйганлыклары турында сөйли.
– Дәресләрне өстәмә материаллар белән тулыландырабыз, башка предметлар белән үзара бәйләнеш урнаштырыла. Укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерүгә игътибар бирәбез. Дәресләрдә еш кына фольклор әсәрләрен: мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмакларны кулланабыз, -ди ул.
Билгеле, кызыклы итеп оештырылган дәрес укучыларны тулысынча җәлеп итә. Юкка гына әлеге мәктәп укучылары чуваш телендә шигырь язу буенча, төрле олимпиадаларда, иҗади конкурсларда призлы урыннар яуламый, билгеле. Алай гына да түгел, 9 сыйныфны тәмамлаучы укучылар арасында чуваш теленнән имтихан тапшыручылар саны да артып бара икән бу мәктәптә. Үткән ел алар сигезәү булган. Ә иң куандырганы – чыгарылыш сыйныф укучыларының, югары уку йортларында белем алганнан соң, янәдән үз мәктәпләренә кайтып белем бирүләре.
–Яшь кадрларга кытлык кичергәнебез юк. Педагогик коллективның күпчелеге –элеккеге укучыларыбыз. Алай гына да түгел, аларның күбесе әти-әниләренең педагогик эшчәнлеген дәвам иттерә, -ди Юрий Мутин.
Чуваш теле һәм әдәбияты буенча белем бирүче Валентина Ярмушованың да хезмәт стажы 30 елдан артып киткән икән инде. Ул – шушы мәктәптә озак еллар эшләгән мөгаллим Николай Магаринның кызы. Әлеге мәктәпнең элекке укучысы Нина Ларионова да 20 еллап инде укучыларга туган тел буенча белем бирә.
Грант акчасын да туган телне саклау, аны өйрәтү юнәлешендә кулланачаклар. Дәресләрне тагын да кызыклырак итү, заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештыру өчен кабинетларга проекторлар, җиһазлар, стендлар һәм башка ярдәмлекләр алачакбыз, ди Юрий Мутин.
Сүз азагында
Шушы көннәрдә генә Зур Аксу мәктәбен белем бирү юнәлешендәге зур җиңүләре белән район башлыгы Марат Гафаров та котлады. Ул мәктәп директоры Юрий Мутинны сәхнәгә чакырып рәхмәт белдерде:
– Зур Аксу урта мәктәбе конкурста катнашу һәм анда җиңеп була алуның матур бер үрнәген күрсәтте. Алдан шапырынып йөрмичә, алар моны эшләделәр дә куйдылар. Хезмәтегез өчен рәхмәт.
– Җиңүчеләр исемлегендә туган телдә белем бирүче районның башка мәктәпләрен дә күрергә теләр идек, -диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев